2016 елның 1 июлендә авыл хуҗалыгы исәбе алу башлана. Әлеге мөһим чара барышында авылда төрле продукция җитештерүчеләрнең, шул исәптән крестьян-фермер, шәхси һәм гаилә фермаларында, бакчаларда күпме яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт һәм башка төрле продуктлар җитештерелүен ачыклыйлар.
Исәп алу эше белән шөгыльләнүчеләр дистәләгән мең төрле объект, шул исәптән җир кишәрлекләре, терлек-туар, кош-корт һәм башка төрле мал-мөлкәтнең күпме булуын махсус журналга терки. Чараның төп максаты – илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү дәүләт программасын булдыру.
Куркытмаса да, шикләндерә
Авылда яшәүчеләр мондый исәпкә алуларга элек-электән шикләнеп караган. Ни өчен дигәндә, мондый санаулардан соң гадәттә авыл халкына салым түләү күләмен арттырган чаклар да хәтергә уелып калган. Авылларда әле дә төрле сораулар, имеш-мимешләрне ишетергә мөмкин. Дәүләтнең авылда исәп алуы өстәмә салым салуларга нигез булмасмы дигән борчу да сизелә.
Хәер, урыннарда аңлату эшләре алып барыла барылуын. Авыл җыеннарында да бу хакта сүз кузгатыла. Миңа калса, хәзер инде вәзгыять тә, дәүләт җитәкчеләре дә башка. Өстәгеләрне күпме генә сүксәк тә, халык өчен эшләнә торган эшләрне күрмәмешкә салышып булмый. Әйе, проблемалар бар. Кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак. Әмма тормыш та бер урында тормый. Дәүләт җитәкчеләре чираттагы исәп алуны да авыл яшәешен уңай якка үзгәртү максатларында дип аңлаталар икән, моның шулай булуына шикләнергә нигез юк.
Хәтерегездә булса, ун ел элек узган исәп алулар вакытында да төрле сүзләр йөрде. Шөкер, терлегең тиешеннән артык дип, өстәмә салым салулар яки дәүләт тарафыннан башка төрле кырыс чаралар куллану булмады. Киресенчә, нәкъ менә 2006 елда уздырылган исәпкә алуга нигезләнеп, Россиядә авыл хуҗалыгы үсешенең яңа программасы кабул ителде. Һәм ул күпмедер дәрәҗәдә авыл хуҗалыгын алга этәрүдә таяныч булды.
Тик менә авылда да вәзгыять гел үзгәреп тора. Элек юлсыз, газсыз, башка төрле уңайлыклары булмаган авылларда тормыш гөрләп торган. Хәзер исә авылда яшәүчеләрнең таләпләре шәһәр кешесенекеннән калышмый. Кайчагында артыграк та булгалый. Димәк, авылда яшәсен дисәк, тиешле шартлар да булдырырга кирәк. Моның өчен, билгеле, авыл тормышының барлык якларын чагылдыручы яңа дәүләт программасы булдыру зарур.
Әйтергә кирәк, авыл исәбен алу бу юлы да җиңел булмаячак. Гәрчә, моңа әзерлек эшләре күптәннән башланса да.
Исәпкә алу эшендә катнашучы төрле оешмалар, шул исәптән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, РФ Дәүләт Статистика оешмасының Татарстан идарәсе, башка төрле министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре эшендә дә әлегә аерым кимчелекләр бар.
Хәлиткеч адым булырмы?
Алда әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы исәбен алу шактый катлаулы да, бик җаваплы да. Белгечләр әйтүенчә, аның нәтиҗәләре буенча авылга дәүләт ярдәменең күләме дә ачыкланачак. Сер түгел, дәүләт ярдәме ул бүген дә бар. Әмма аның күпмесе турыдан-туры авылга, хуҗалыкларга барып җитә? Нәтиҗәсе нинди? Бу кадәресе һаман да куе томан эчендә.
Әзерлек эшләренә килгәндә, республика районнарында, авыл җирлекләрендә исәпкә алучылар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Инструкторлар һәм исәпкә алучыларны бу эшкә әзерлек кысаларында укулар уза. Исәп алучыларга махсус кием-салым, баш киеме, портфель, планшет, компьютерлар, башка төр җиһазлар бирелә. Аксубай районы статистика идарәсенең әйдәп баручы белгече Лидия Иванова әйтүенчә, быелгы исәп алу эшендә бары тик заманча технологияләр кулланыла. Эш барышында район авылларындагы 11 хуҗалык, 50 крестьян-фермер, 8700 шәхси хуҗалык, башка төрле оешмаларда күпме продукция җитештерелүе, башка бик күп төрле мәгълүмат алыначак. 23 исәпкә алучы бу эш белән 87 көн дәвамында шөгыльләнәчәк.
Исәпкә алучыларның һәркайсына үз участогы билгеләнә. Бер исәпкә алучыга якынча 460 авыл хуҗалыгы объекты туры килә. Югары Ослан районында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча җаваплы Зоя Григорьева әйтүенчә, авыл хуҗалыгы исәбе алуда катнашучы һәр белгеч заманча технологияләрне яхшы белә. Аларның һәркайсына планшетлар бирелә. Алар исә махсус программалар белән тәэмин ителгән. Әзерлек эшләре барышында интерактив өйрәнүләр, гамәли дәресләр, сорау-җавапларның электрон базасыннан һәм башка төрле ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге булдырылган.
Кыскасы, авыл хуҗалыгы исәбе алу эшләре рәсми рәвештә 1 июльдән башланып китәргә тиеш булса да, урыннарда әзерлек эшләре күптәннән бара. 15 августка кадәр дәвам итәчәк бу чара авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең киләчәген ачыклау өчен хәлиткеч бер адым булыр дигән өмет бар.
“Ватаным Татарстан” (№ 70, 21.05.2016).
* * *
САМАРСКАЯ ОБЛАСТЬ ГОТОВИТСЯ К ВСЕРОССИЙСКОЙ СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННОЙ ПЕРЕПИСИ
Юбилейная, пятая сельскохозяйственная перепись в истории страны пройдет через 100 лет после самой первой — с 1 июля по 15 августа 2016 года.
Первая Всероссийская сельскохозяйственная перепись была проведена в период 1-й мировой войны — в 1916 году. Необходимость проведения переписи была вызвана экономической ситуацией в стране: нарушением баланса спроса на продовольствие и его предложения, высоким уровнем инфляции, дефицитом продуктов питания.
Перепись 1916 года была организована исполнительной комиссией съездов статистиков и Статистической Комиссией Особого Совещания. Перепись проводилась по одинаковой и обязательной для всех местностей России программе и позволила определить земельный фонд тогда еще Российской Империи. По разным районам России соотношение посевных площадей, занятых продовольственными, кормовыми и техническими культурами, существенно различалось. Наибольший удельный вес посевов продовольственных культур был в Поволжье, в том числе в Самарской губернии. Всего в Самарской губернии в период переписи 1916 года было обследовано 521, 8 тыс. хозяйств.
Крупным статистическим событием стало проведение ВСХП 1920 года. Она проходила в условиях глубокого развала экономики. Тогда в Самарской губернии было обследовано более 446 тыс. хозяйств, 29 коммун, 55 сельхозартелей, 71 совхоз.
В годы ВОВ проводилась работа по определению видов на урожай. Ежегодно проводился учет посевных площадей и перепись скота. В дальнейшем СХП осуществлялись периодически в среднем каждые 10 лет.
В Самарской области в 2005 году населением было произведено 82 % картофеля от общего его производства, 90 % овощей, 93 % плодов и ягод, 56 % скота и птицы, 63 % молока.
Предыдущая Всероссийская сельскохозяйственная перепись была проведена в период с 1 по 25 июля 2006 года. На территории Камышлинского района к проведению ВСХП-2006 на различные сроки было привлечено 38 человек. К сбору информации привлекались представители волостей, пенсионеры, работники библиотеки, работники СДК, работники других организаций. В районе было создано 5 инструкторских участков и 30 переписных.
А.Н. ШАГИЕВА, руководитель отдела сводных статистических работ.
«Камышлинские известия».
Просмотров: 1187