“Евровидение” нәтиҗәләре билгеле булуга ук, үзәктәге электрон мәгълүмат чараларының берсе, кабаланып, “Сәясәт сәнгатьне җиңде”, дип язып чыкты. Бу – халыкара конкурска карата әйтелгән шактый кискен бәяләмә. Шуңа да карамастан, ул сүзләрдә дөреслек бөтенләй юк дип әйтеп була микән? Җил чәчсәң – давыл урырсың”, диләр.
Хәтерегездә булса, “Евровидение” тирәсендәге сәяси уеннарны, конкурска ике ай ярым элек үк, бернинди бисмилласыз без үзебез башлап җибәргән идек. Без дигәнем – Россия парламентарийлары. Март башында “ВТ”да чыккан “Җыр һәм сәясәт” дигән язмада да шул турыда – Думаның мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе Деньгин дигән кешенең, Украина гражданы, Җамалдинова фамилияле кырым татар кызын, ягъни быелгы конкурсның булачак җиңүчесе Җамаланы, ул халыкара бәйгегә кертмәскә дип шау-шу куптаруы хакында әйтелгән иде. Ни сәбәпле кертмәскә соң? Исегезгә төшерәм: “1944” дип аталган җырында кыз, имештер, Сталин депортациясен искә алып кына калмыйча (барып чыктык – “халыклар атасы”на, аның гамәлләренә тел-теш тидерүне халыкара чараларда да тыясы икән), Кырымны Украинага кайтарырга өндәп, астыртын ишарәләр дә ясарга җыенган. Әле җитмәсә, җырның кушымтасын “сатлыкҗан” милләт – кырым татар телендә башкарасы булган.
Ил парламентында депортацияне (ул фаҗигагә өч көн элек төгәл 72 ел тулуын да искәртик) акларга маташуның үтә дә гөнаһлы гамәл булуы бер хәл, икенчедән, кушбугазлы аерым депутатлар, инде ярымутрауны куштык, шөкер, ул хәзер безнеке дип, телен тешләп, шыпырт кына утырса, көнүзәк башка проблемалар белән шөгыльләнсә, күпкә яхшырак та бит. Кирәкмәгәнне сөйләмәгән җәһәттә дә Европа тарафларында безне хөрмәт итмәү-яратмауларын халык ялчылары әллә белмиме? Белә, ләкин, дәүләт традицияләренә тугры калып, тыкшынмыйча булдыра алмый. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: “Евровидение” кебек олы мәдәни проект андый провокацион белдерүләрдән соң тагын да ныграк сәясәтләшмәсә, кыйтга, битараф калып, эстафета таягын үзенә алмаса, шактый сәер булыр иде.
Мин конкурс нәтиҗәләренә дә, Җамаланың сәләтенә дә шикләнмим. Аның җиңүенә чын күңелемнән сөенәм. Тик жюри әгъзаларының һәрберсенең конкурсантларга, аларның Ходай биргән тавышына, башкару осталыгына гына түгел, җырчыларны конкурска юллаган дәүләткә, дәүләт тоткан сәясәткә дә шәхси карашы, симпатия-антипатиясе, ярату-яратмавы барлыгын да искәртми ярамый. Баллар куйганда ул якны хөкемдарлар бик теләгәндә дә читкә алып ата алмый. Ягъни нәтиҗәләрдә сәяси төсмер алдан ук билгеләнгән иде дию дә дөрес. Һәм бу хәлләрдә Европаны гаепләп булмый. Россиянең Сталин заманнарында гына түгел, аннан соң да Иске дөньяда үзен табак-савыт кибетенә кергән фил кебек тотуын алар әле онытмады.
Җамаланың кайда үскәне, кайсы һәм нинди бәлаләр күргән халыктан чыкканлыгы, ул якларның бүген кемнеке булуын да жюри әгъзалары бөтенләй белмәгәндер дип әйтеп булмый. Татар кызын конкурска кертмәү турында Стокгольмда сүз чыкмады гына түгел, хәзер барыбызга да мәгълүм, Җамалдинова, анда катнашып, беренчелекне алды, алдан макталган Россия җырчысының да борынына чиртте. Тик Лазаревныкына гына микән? Әлеге җиңү, бер яктан, җырчының сәләтенә кыйтгакүләм бәя булса, икенче яктан, ул – җәнҗаллар аша үзенә популярлык эзләгән партия – ЛДПРның, Вадим Деньгинның яңагына чалтыратудан бигрәк, Россия алып барган сәясәт, геосәясәт белән килешмәү, аңа протест, каршылык нәтиҗәсе дә…
Халыкара мөнәсәбәтләрдә соңгы елларны без сайлаган юл, шул исәптән мәгълүм ярымутрауны кушу, илгә, халыкка шактый кыйммәткә төшкәнен аңлыйсы килгәннәр инде күптән аңлагандыр. Кырымдагы инфраструктураны төзекләндерүгә киткән сумнар – медальнең әле бер ягы гына. Икенче якта – безгә каршы кертелгән санкция-чикләүләр. Һәм менә барысына да өстәп, без бүген дә мәгълүмат чараларында тетмәсен тетүдән туктамаган илдән конкурска килгән җырчының җиңүе. Әлеге җиңү безнең җиңелеп килүебезгә, ялгыш кыйблалар сайлап үҗәтләнүебезгә, шул ук Иске дөнья белән араны җайларга җыенмавыбызга тагын бер өстәмә дәлил түгелме? Халык чаклы халыкларны туган җирләреннән мал вагоннарына төяп читкә сөрүләр турында хәзер миллионнар белә булыр. Шуны башкарган хакимнәрнең урынын бүген дә түрдә тотасы килгәннәрне авызлыкламаган ил мәдәни генә түгел, сәяси, икътисадый җиңүләргә исәп тота аламы икән?
“Ватаным Татарстан” (№ 70, 21.05.2016).
КОНТЕКСТ:
«Победа Джамалы – это спецоперация против Джамалы, она жертва этой игры, и не больше»
Просмотров: 964