Әти-әниләр мәктәпкә көне килеп җиткәндә генә әзерләнә башлый. Элек алар махсус ярминкәләр уздырганны көтсә, хәзер кием, китап-дәфтәр һәм башка кирәк-ярагы кибет тулы. Акчаң гына булсын! Кайберәүләр уку турында бөтенләй искә төшерергә теләми. Балалар рәхәтләнеп ял итсеннәр әле, диләр. Шулай да быел бер баланы әзерләү өчен ким дигәндә 10 мең сум әзерләп куйганнар инде.
– Әле мәктәп турында уйлыйсы килми. Улыбыз Аяз авылда ял итә. Аннан хоккей буенча җыеннарга китәчәк. Мәктәпкә август ахырларында гына җыена башлаячакбыз. Кибеткә йөрүләр әле сентябрь генә түгел, ел буена сузылачак. Аяз быел 4 нче сыйныфка бара. Ул Казанның 171 нче мәктәбендә белем ала, – ди Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Зәмирә Рәҗәпова. – Балалар бит тиз үсә, шуңа күрә кием сатып алырга ашыкмыйбыз. Костюмны ел саен махсус кибетләрдән сатып алабыз. Чалбарны икене. Бездә форма көлсу төстә. Мәктәпкә малайлар ак күлмәктән, галстуктан йөри.
Зәмирә әйтүенчә, Аязны мәктәпкә әзерләү 10 мең сумга төшәчәк. “Чыгымнар моның белән генә бетми, әлбәттә. Дәфтәр, каләмне кибеткә чыккан саен сатып алабыз. Алары ипи-тоз кебек кирәк”, – ди танылган сәхнә остасы. Акчаң булса, кибеттә барысы да бар. Әмма менә хоккейчы рәсеме төшкән ортопедик букчаны каян табарга? Аяз 4 яшьтән үк хоккей белән җенләнә, махсус мәктәпкә йөри икән. Шуңа күрә шундый букча сораган. Хәзер аны интернеттан эзлиләр. “Балаларның букчалары авыр хәзер. Шуңа күрә, умыртка баганасына зыян килмәсен дип, сәламәтлеккә файдалы булганын сатып алабыз. Ике елга берәү җитә”, – ди әнисе. Зәмирәдән улының ничек укуы турында да сораштык. “Дүрткә-бишкә укый. Мөстәкыйль бала ул. Өй эшләрен эшләгәч, мин бер кат тикшереп кенә чыгам”, – ди.
Җырчы Ләйсән Сөнәгатованың кызы Ралинә быел икенче сыйныфка бара. “Әлегә уку кирәк-яраклары алмадык. Блузкалары бар, әмма яңа форма кирәк. Булган әйберләрне дә кулланабыз. Дәфтәр, көндәлек, туфли, калган әйберләр өчен 4 мең сум кирәк булыр инде”, – ди җырчы. Ралинә 27нче татар гимназиясендә белем ала. Әлегә мәктәпкә барасы килми икән.
Ә менә өч бала анасы Алсу Газизова гаиләсенә мәктәпкә әзерләнү җиңел түгел. “Әле мәктәпкә әзерләнергә акча юк. Кибеткә август ахырында гына барабыз. Машина алганнан бирле, әҗәт түләүдән арына алмыйбыз. Улыбыз бер костюмны өч ел киде. Чалбары быел тузды инде. Яңа костюм алу өчен 3 мең сум акча кирәк булачак. Безнең балалар киемгә алай хирыс түгел. Улыбыз күрше авылга йөреп укый. Ә ул авылда балалар бик яхшы киенә. Без бөтен акчаны йорт-җиргә, хайваннар асрауга кертеп барабыз. Бер улыбыз бакчага йөри, кызыбыз техникумга барырга җыена”, – ди Алсу ханым.
Балалар арасында, мәктәп кирәк-яракларына дип, акчаны үзләре җыючылар да бар. Балтач районында яшәүче Искәндәр Хафизов узган ел колхозга кычыткан җыярга, көтү көтәргә булышса, быел фермада терлек азыгы бушатырга ярдәм итә. Былтыр 15 мең сумлап акча эшләгән. “Вакытымны бер дә бушка уздырырга яратмыйм. Эшләгән акчаны әти-әниләремә алып кайтып бирәм. Ел саен яңа костюм сатып алабыз, үсеп торам бит”, – ди ул.
Бу көннәрдә социаль төркемнәрдә, беренче сыйныфка баручы балалары булган күп балалы гаиләләргә 14 мең сум пособие биреләчәк, дигән хәбәр таралды. Кесә телефонына килгән смслар да моның өчен социаль яклау бүлегенә гариза язарга кирәклеген искәртте. Янәсе, республикада “Беренче сыйныф укучысы, хәерле юл сиңа!” дигән акция үтә. Бу хәбәр ялган булып чыккан. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мондый мәгълүматны кире каккан.
“Ватаным Татарстан”, (№ 104, 22.07.2016).
Просмотров: 856