Кандидатлар бездән шүрлиләр… (РЕПЛИКА)

i2Элеккеге елларда үткәрел­гән сайлауларда кандидатлар бик теләп “Бердәмлек”тә үзләренең түләүле сайлау агитацияләрен урнаштыралар иде. Аларга да бу файдалы булып, без дә, акча җитешмәүдән интегеп яшәүчеләр, бераз өстәмә керем ала торган идек. “Бердәмлек” газетасы укучыларының актив сайлаучылар да булуын күп кандидатлар яхшы аңлый иделәр. “Бердәмлек”тә сайлау алды аги­тациясен бастыручылар бер­ничә генә тавыш белән көн­дәш­ләрен җиңеп, депутат итеп сай­ланганда безнең редакциягә килеп рәхмәтләрен дә әйтәләр иде.

Тик бу хәл соңгы вакытларда күзәтелми инде. Күп партия­ләрнең кандидатлары элеккечә акча юклыктан интегә һәм шуңа да газеталарга түләүле язмалар урнаштыра алмыйлар, ә акчалылар болай да җиңәчәкләренә ышаналар, күрәсең.

Быелгы сайлауларда да катнашырга теләк белдереп, без үз вакытында кандидатларга газета мәйданын бүлеп бирган өчен түләү хакларын бастырдык һәм өлкә сайлау комиссиясенә илтеп тапшырдык. Үзебезнең сайлау алды агитациясендә катнашуыбыз турында кандидатларга хәбәр итәргә дә булдык. Тик күпләрнең, гадәттәгечә, сайлау счетларында акчалары юк иде. Ә менә “Бердәм Россия” партиясеннән күрсәтелгән күпчелек кандидатларның сайлау штаблары хезмәткәрләре үзләренең телефоннарын, элект­рон почталарының адресларын бирүдән баш тарттылар. Янәсе бу аларның куркынычлыгын тәэмин итү өчен эшләнелә.

Күрәсең, булачак депутатлар — халык хезмәтчеләре “Бердәмлек” татар газетасының явыз баш мөхәррире кынысында яшергән хәнҗәре бардыр дип шикләнгәннәрдер.

Шунысын аңлап бетереп булмый, депутат итеп сайланган очракта (моңа күпләр нык ышаналар) алар халык белән ничек эшләргә, аралашырга җыеналардыр? Укучыларыбыз теге яисә бу кандидатка тавышларын биргәндә бу турыда бераз уйлансыннар иде. Халыктан курыккан, аның белән аралашмаган депутатлар безгә кирәкме икән?

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1288

Один комментарий

  1. ХОРОШАЯ СТАТЬЯ . ВЫ ГОПОДИН РЕДАКТОР ЗАДАЕТЕ ВОПРОС ДЕПУТАТАМ , ЧТО ПРИ ИЗБРАНИИ ИХ , КАК ОНИ ДУМАЮТ РАБОТАТЬ С ИЗБИРАТЕЛЯМИ , ТО ЕСТЬ СНАМИ , С НАРОДОМ. ДА ОНИ ОНИ И НЕ ХОТЯТ РАБОТАТЬ С НАМИ. ОТКУДА ВЫ ЭТО ВЗЯЛИ ТО ? ГЛАВНОЕ ИМ ИЗБИРАТЬСЯ .