Шәһәребезнең гыйбадәтханәләрендә дин сабагы алучы милләттәшләребез өчен Самара Җәмигъ мәчете 4 сентябрьдә Шәһри Болгарга сәяхәт оештырды. Һава шартлары бик уңай булмаса да, барырга теләүчеләр шактый җыелды.
46 кешедән торган төркемебезне Сания абыстай Мингачева җитәкләде. Без автобусларга утырып, иртәнге 6 сәгатьтә мәчет йортыннан юлга чыктык. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин догалар укып, хәерле юл теләп безне озатып калды.
Динебез, тарихыбыз турында нәфис фильмнар карап, биш сәгатьлек юлны үткәнебез сизелми дә калды. Ниһаять, изге җирләргә, борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткән җирлеккә аяк бастык.
Оештыручылар безне көтеп торалар иде. Иртәнге ашны ашап алдык та, сәяхәтебезне дәвам иттек. Иң алдан мәчеткә кереп, дөньядагы иң зур Коръән белән танышып чыктык, музейда борынгы бабаларыбызның тарихы белән таныштык. Экскурсияне оештыручылар безгә казылмалар барышында табылган экспонатлар турында бик кызыклы, бик үтемле итеп сөйләделәр.
Кече Манараны да барып карадык, Кара Пулатка да кердек. Оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын, арабызда олы яшьтәге апалар булганлыктан, Кече Манара янына автобус белән барырга да рөхсәт иттеләр (Болгар җирлеге Юнеско исемлегенә кергәнлектән, комплекс эчендә машиналар белән йөрергә ярамый икән).
Өйлә намазын данлыклы Ак мәчеткә кереп укыдык, борынгы бабаларыбыз рухына догалар кылдык. Бинаның матурлыгына сокланып, изге мирасларыбызны торгызучылар булуына шатланып, горурланып сәяхәтебезне дәвам иттек.
Шәһри Болгар җирлеген бер баруда гына йөреп-карап бетереп булмыйдыр, Габдрахман коесын да ерактан гына күрә алдык, Икмәк музеен да тыштан гына күзәттек. Ә төшке ашны ашаганнан соң, кайтыр юлга чыктык.
Изге җиргә баруыбызга күңелләребез нечкәреп, бернинди чикләүсез гамәл кылырга мөмкин булганына Аллаһы Тәгаләгә шөкърана кылдык. Безгә шундый онытылмаслык сәяхәт оештыручы Талип хәзрәт Яруллинга, барыбызны да җитәкләп диярлек йөрткән Сания абыстай Мингачевага, башка дин әһелләренә рәхмәтләребезне укып, кичке сәгать уннарда өйләребезгә кайтып җиттек.
Әле күптән түгел генә, 20нче августта, Биләр җирлегенә дә шундый ук сәяхәт оештырылган иде.
Анда да экскурсияләргә бардык, изге чишмәдән су эчтек. Хуҗалар тавына менеп намазлар укырга да насыйп булды безгә. Шулай, әрвахлар рухына догалар кылып, сихәтләнеп йөреп кайткан идек.
Безне шулай куандырып, шатландырып изге җирләргә алып барып, тагын бер кат Раббыбыз Аллаһы, динебез — Ислам дине, пәйгамбәребез — Мөхәммәд Мостафа салләллаһи галәйһи вәсәлләм икәнлегенә сөендерүләре өчен барча оештыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын иде.
Барча сәяхәтчеләр исеменнән Нәфисә ГӘРӘЕВА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1288