Шарламабаш-Балыклы (авыл тарихы)

dsc_0120Һәр эшнең, һәр күренешнең
Була тәүге очы, башы.
Балыклы авылы исеменең
Шарлама була башы.

Шарлама үзе инеш башы,
Сазлыктан агып чыга.
Бормаланып, талгын агып,
Тоташа Балыклы-суга.
Агымы түгел гел талгын
Вакыты белән ташый,
Агымы буена ярлардан
Кушыла чишмәләр шактый.
Шарламадан үскән Балыклы,
Кем яшәгән анда моңарчы?
Нинди милләт, күпме халыктыр
Аңа тарихта хәбәрләр юктыр.
Архивларда авыл турында
Хәбәр сай, тырнак чаклы,
Бар кайсында искә алынган
Шарламабаш-Давыдкино-Балыклы.
Шарлама инде билгеле,
Давыдкиносы кайдан?
Галимнәрнең эзләнүе
Бу хәлне ачыклаган:
Морза Касап улы Даут
Килеп Алтын Урдадан,
Исемен өстәп Шарламага
Нигезләнеп утырган.
Балыклы дигәч, халыкта
Шундый уй килә башка:
Су, күлләре бу авылның
Бик бай, ахры, балыкка.
Безнең авыл исеменә
Сәбәпче түгел балык,
Ул исемне ияртеп килгән
Монда күченгән халык.
Татар, бахыр, аугач Казан,
Кимсетелгән, изелгән,
Чиркәү диненнән яздырган,
Мәҗбүри чукындырган.
Татар саклап динен, телен,
Тарала, ташлап илен,
Алар күпчелек яши шуна
Чәчелеп җир шарына.
Бер төркеме качакларның
Мишәр, Пенза ягыннан,
Йөри торгач, безнең якның
Табигатен күреп сокланган.
Булган шунда биш йортлы
Кечтеки генә бер авыл,
Яшәгән андагы халык
Кичерми һичбер давыл.
Килешеп җирле халык белән
Шушында урнашалар,
Исемнәре кала әлегә:
Шарламабаш-Даутлар.
Шактый гына еллар узган,
Янә мул күченү булган,
Казан, Арча якларыннан,
Авылы-Балыклыдан.
Өстәлә халык авылга,
Биш йорты җитә биш йөзгә
Өч катлыга әйләнә исеме:
Шарламабаш-Даутлы- Балыклыга.
Кушылма исем бик өнәлми:
Идарә өчен катлаулы,
Сайлый торгач байтак кына,
Кала өчтән тик Балыклы.
Шул исемдә бүген дә авыл -
Яши, кичереп, давыллар,
Инкыйлаб һәм өч сугышта,
Сыналган авылдашлар.
Төрле-измнар төзүне дә,
Перестройка бәласен дә,
Реформалар нәләтен дә,
Татый ул үз иңендә.
Биш йөз йорттан тик яртысы
Калып бара авылда,
Тәкъдир юраган юлыннан
Авылыбыз алга бара.
Эш сөючән, горур мишәр,
Туры әйтүчән, җор телле,
Җыр-биюгә чын сәләтле
Инанам, мең ел яшәр!

Наил ВАҺИТОВ.
Балыклы авылы -Самар шәһәре.
2015 ел.

samtatnews.ru

Просмотров: 1852

Один комментарий

  1. Балыкла это мишары