«Яктылык» укучылары чыгышы. Гармунда Мидхәт Әминов.
Быел илебез халкы 73нче Җиңү бәйрәмен зур дулкынлану һәм әзерлек белән каршы алды. Чөнки сугыш ачысы әле дә халкыбызның күңелендә кимеми, күз яшьләре кипми. Аларда сугыш кырларындагы үлем-китем дә, ятим нарасыйларының авыр балачагы да, туганнарын, дусларын югалту кайгысы да, җиңү шатлыгы да бар…
Похвистнево районының Гали авылы эшмәкәрләре 9 Май бәйрәме алдыннан җыелышып, быелгы Җиңү көнен истәлекле, авыл халкы күңеленә сеңеп калырлык итеп үткәрергә кирәк, дигән уртак фикергә килделәр, һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Камил Исхаков җиң сызганып оештыру эшләренә кереште. Читать полностью →