25 апрель — “Бердәмлек” туган көн
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә тагын ямьле апрель җиргә ягымлы кояш нурларын коя. Шундый матур чорда тугангадырмы, халкыбыз “Бердәмлек” газетасын ярата, авыр чаклар булуына карамастан, языла, укый, бәхәсләшә… Без шундый икеяклы элемтәгә бик шатбыз. Менә әле 16нчы саныбызда гына безне тәнкыйтькә тотканнар иде, инде бу номерда Камышлыдагы хезмәттәшебез Фәния Кәримова безнең адреска шундый матур сүзләр, ә Әлфия Нуртдинова шигырь язып, күңелебезне күтәрделәр. Безнең ышанычлы таянычыбыз — укучыларыбыз булганга күрә, без бар, сезнең өчен яшибез һәм эшлибез. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк! Читать полностью