Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтте
Иске Ярмәк авылы халкы, гомумән, сәнгать җанлы халык. Күпме үземне беләм, шул хәтле авыл клубы, мәктәп сәхнәләре гөрләп тора. Укытучылар коллективы — үзенә, авыл яшьләре — үзенә, мәктәп укучылары — үзенә тематик кичәләр, концертлар, спектакльләр әзерли. Элек бу тамашаларда җыр-биюләр генә түгел, уңышсыз эшне, ялкаулыкны, эчүчелекне тәнкыйтькә тотучы такмаклар да яңгырый иде. Авылда берәр кызык яисә гыйбрәтле хәл була калса да, күпертелеп сәхнәдә күрсәтелә. Шыгрым тулы зал егылып көлә, ә тәнкыйть утына эләгүчеләр икенче көнне күз күтәреп карарга оялып йөриләр иде… Читать полностью