Иске Ярмәк авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан, дияр идем. Аны Сок елгасы, Әлмәт, Юкәле таулары, калкулыклар уратып алган һәм шуңа да Ярмәгебез уч төбендә кебек җәйрәп ята. Шөкер, нинди генә җил-давыллар чыкса да, авыл һәрвакытта да ышыкта кала. Урманнар да авылга бик якын урнашканга күрә, андагы байлыклар ярмәклеләр өчен үзенә күрә бик зур хәзинә булып торалар.
Авылыбызның мәчет картлары гыйбадәтханәгә җыелгач, намаз алдыннан төрле мәсьәләләр буенча киңәшү гадәте бар. Шулай беркөнне мәчет рәисе Таһир абый Рәһимов:
- Хәзрәт, әйдәгез әле картларыбызга бер бүләк ясыйк, урманга чыгыйк һәм биредә ял итик, — ди миңа мөрәҗәгать итеп. Читать полностью