Аның туганнары – танылган шахматчылар

1

Бәйрәм табынында туганнар очрашуы  (сулдан  уңга)  Фәхрет­дин КАНЮКАЕВ, Хәмит һәм Рәфыйк МАМЕДЬЯРОВЛАР.

Бу дөньяда тормыш кешене кайларга гына илтми, кемнәр белән генә очраштырмый, кү­реш­терми, кемнәр белән генә кавыштырмый икән?! Сугыш елларында Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Хәкимә исемле яшь чибәр кызны Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самара) фронтка корал җитештерүче заводка эшкә җибәрәләр. Нәкъ шул чакта ул биредә Азәрбайҗаннан килгән бер егет белән таныша. Очраша торгач, алар өйләнешәләр, бер-бер артлы өч уллары Хәким, Рәфыйк, Хәмит туа. Сугыштан соң гаилә туган якларына — Азәрбайҗанның Зән­гелан шәһәренә күченеп китә, соңрак Сумгаитта яши башлыйлар. Тик Мамедьяровлар Хәкимә апаның туган авылы Иске Мәчәләйне дә онытмыйлар, үткән гасырның алтмышынчы еллары башында әниләре вафат булгач та, сирәк булса да, кунакка кайткалыйлар. Биредә аларны үз итеп Хәкимә апаның төп йортында яшәүче икетуган энесе тиешле Һади Морһабинов каршы ала. Ә ул Самараның танылган эшкуары, өлкә татар җәмәгатьчелеге лидерларының берсе Фәхретдин Канюкаевның әнисе Галимә апаның бертуган энесе икән бит.

Менә шундый тыгыз туганлык җепләре белән бәйләнгән бүген Иске Мәчәләй авылы һәм ерак Азәрбайҗанның Сумгаит шәһәре.

Быелгы Рамазан бәйрәме көн­не әнисенең төп йортында ураза гаетенә багышлап үткә­релгән Коръән мәҗлесендә Фәх­­ретдин әфәндегә Азәрбай­җан­нан килгән туганнары — Хә­мит һәм Рәфыйк абыйлары Ма­медьяровлар бе­лән беренче тап­кыр очрашырга, күрешергә насыйп булды.

Ә Мамедьяровлар — бүген Азәрбайҗанда гына түгел, Россиядә дә, дөньяда да танылган шахматчылар гаиләсе. Хәмит вакытында үзе дә шахмат уйнау белән шөгыльләнгән, аннан кызлары Зәйнәп белән Тюрканны, улы Шахриярны шах­мат серләренә өйрәткән. Аларның барысы да төрле елларда Азәрбайҗан чемпионы исемен яулаган гроссмейстерлар.

Шахрияр Мамедьяров

Азәрбайҗанның танылган шахматчысы Шахрияр МА­МЕДЬЯРОВ.

1985 елда туган Шахрияр аеруча зур уңышларга ирешкән дөньякүләм билгеле шахматчы, халыкара гроссмейстер. Ул 2003 һәм 2005 елларда 20 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган бердәнбер шахматчы. Ә 2013 елда Ханты-Мансийскида үткәрелгән тиз шахмат буенча дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булган. Ике тапкыр – 2009, 2013 елларда, Азәрбайҗан җыел­ма командасы составында халыкара гроссмейстер Шахрияр Мамедьяров Европа чемпионы дигән мактаулы исемне яулаган. Ә инде аның төрле зур турнирларда катнашкандагы җи­ңү­ләрен санап та бетерерлек түгел.

Менә шундый күренекле туганнары бар икән бит Фәхретдин әфәнде Канюкаевның.

- Казанда “Корстон” үзә­гендә үткәрелгән халыкара турнирда мин Вишванатан Ананд өчен җан аткан идем, ә бит анда үземнең өчтуган энем Шахрияр Мамедьяров та уйнаган ич. Мин моны бел­мәгәнмен дә. Менә хәзер аның өчен җан атачакмын инде, — ди Фәхретдин әфәнде.

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1528

Комментирование запрещено