Адәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр. Менә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туып-үскән Сания Фәтхи кызы Бәшәрова да, үз авылында паспорт ала алмагач (ул вакытта яшьләрне шулай авылда калдыру сәясәте алып барылган), абыйсы янына Карагандага китеп бара. Дөрес, анда да аңа паспорт алу бәхете тәтеми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа күбрәк тә бирә — гомерлек яры Миргарифан белән очраштыра.
Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы егете Миргарифан Закир улы армиядән соң Караганда шахталарының берсенә барып эшкә урнашкан. Чит җирдә бер-берсен табышкан яшьләр кавышып, матур итеп яши башлыйлар. Уллары Илдус гаиләнең бәхетен арттырып дөньяга килгәч, шатлыкларының иге-чиге булмый. Читать полностью →