“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе Гөлгенә Нурхатим кызы СӘЛАХОВАга!

f287f22fa66b9175c4f32b76626dc7ebХөрмәтле Гөлгенә ханым!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбриклим.

«Бердәмлек» газетасы – өлкәбездә яшәүче милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, газетаның җаваплы сәркатибе буларак керткән шәхсән өлешегез дә әйтеп бетергесез зур.

Сезгә тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, гаилә бәхете, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Мәрбия Әхмәт кызы САФИНАга!

Марбия-Сафина--240x300Хөрмәтле Мәрбия ханым!

Сезне «Туган тел» оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән тәбриклим.

Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бә­хете телим, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

101485902_16

* * *

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Исполнительному директору регионального центра немецкой культуры «Надежда» Ирме Викторовне БЕЛЕНИНОЙ!

iУважаемая Ирма Викторовна!

Разрешите от имени старейшей татарской общественной организации Самарской области – СОТО «Туган тел» и от себя лично поздравить Вас с днем рождения!

Вы пользуетесь заслуженным авторитетом среди национально-культурных центров Самарской области, являетесь ярким общественным деятелем нашего региона. Успехов Вам в дальнейшей общественной деятельности, Розыбеспрерывного движения вперед, удачного претворения в жизнь всех планов и новых замыслов.

С уважением президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», член Общественной палаты г.о.Самара, председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессор кафедры экономических наук СГСПУ Ильяс ШАКУРОВ.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Җәмил Әхмәдулла улы ВӘЛИУЛЛИНга!

Валиуллин-254x300

Хөрмәтле Җәмил әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Тормышыгызның бүгенге түгәрәк чорында Сезгә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, оныклар сөенече, гаилә бәхете һәм мул тормыш телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, дөньяның бар игелекләрен күреп яшәргә язсын.

101485902_16И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


 

Җәмил әфәнде турында: 

Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин юллары…

Руководителю самарского отделения «Гильдии межэтнической журналистики» Арине Михайловне ФЕЧИНОЙ!

_HRD-ygv2CwУважаемая Арина Михайловна!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения, пожелания доброго здоровья, большого человеческого счастья, семейного благополучия и оптимизма.

Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, Ваша жизнь остается всегда наполненной плодотворным трудом, поддержкой единомышленников, пониманием и любовью близких getImageВам людей!

*

*

Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», член Общественной палаты г.о.Самара, профессор кафедры экономических наук СГСПУ Ильяс ШАКУРОВ.

 

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВка!

7a049015-b86a-41a7-a21e-014f9d6394e7Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!

Сездә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән эшкуарлык сеңере бар. Ләкин Сез акча эшләү белән генә чикләнмисез, мәчетләргә, “Сәләм” татар-мөселман газетасын чыгаруга, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе эшен уңышлы гына алып барасыз.

Татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын, мул кулыгыз саекмасын, эшләрегез уң булсын, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын.

 

* * *

Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ

 

* * *

Нурия Гали кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ХӘЙБУЛЛИНАга!

87Кадерле сыйныфташым! Ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим, саулык, озын гомер, максатларыңның тормышка ашуын телим. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Бәла-казалардан имин булып яшә.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!

SHamilХөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!

Хәрби пенсиягә чыкканнан соң сез Самарага килеп урнаштыгыз һәм актив рәвештә татар милли иҗтимагый эшләрендә катнаша башладыгыз. Башта “Бердәмлек” өлкә татар газетасында хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннары ун еллар чамасы күпмилләтле “Радио-7 Самара” радиостанциясе тапшыруларын алып баручы, ә 1996 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләдегез. Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры буларак та күп еллар өлкә күләмендә уздырылган Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәребезне оештыруга да, аларны алып баруга да зур өлеш керттегез. Шушы эшләрегез өчен Самара губернаторының һәм региональ үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләндегез. Хәзер инде Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасында хезмәт куясыз.

3a225fe62fc9c91_origШамил әфәнде! Киләчәктә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын.

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.

РФ атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Зөлфирә Мөстәкыйм кызы ГЫЙМАТДИНОВАга!

SONY DSC

Хөрмәтле Зөлфирә ханым!

Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйбыз!

Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена математика фәнен укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле мөгаллимәбез. Сабырлыгыгыз, зирәклелелегез өчен рәхмәт, мең рәхмәт.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Шәкүровлар гаиләсе.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Галиябану Локман кызы БАТАЛОВАга!

5f9326c55214Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Руководителю комитета «Халяль» Самарской области Равилю Искандаровичу САБИРОВУ!

378d03c036b1c91216ceafab60dd138fУважаемый Равиль-эфэнде!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и от себя лично сердечно поздравляю Вас с днем рождения!

Желаю Вам крепкого здоровья, семейного счастья, благополучия и благоденствия.

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

“Мир колес” компаниясе җитәкчесе Илдар Зиннәтулла улы ГАЛИЕВка!

SONY DSCХөрмәтле Илдар әфәнде!

Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез!

Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, Самар өлкәсендә уздырылып килә торган милли чараларның спонсоры да булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен s1200Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!


Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.


Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.


Илдар әфәнде турында язма:

Тырышкан – табар, ташка кадак кагар

Мөнирә Якуб кызы ХӘКИМОВА-АБДУЛЛОВАга!

10275_tsvetyi__297Кадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим! Теләкләргә кигәндә, мин сиңа исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш телим. Гомерең озын, йөрер юлларың тигез, якыннарың сәламәт, бәхетле булсыннар, сине гел шатландырып торсыннар. Барлык хыялларың, теләкләрең чынга ашсын, эшләрең уң, табыннарың мул булсын.

Иң изге һәм матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.