
Сәләй ага ВАГЫЙЗОВ һәм Рәмзия апа ВӘЛИТОВА күренекле татар язучысы Гариф АХУНОВ һәм 1960 — 80 елларда училище директоры Мөнәвир ИБРАҺИМОВ белән.
Самара өлкәсендә халык яратып укый торган “Бердәмлек” татар газетасының инде менә 25 ел чыгуын беләм. Аның кайбер саннары кулыма килеп кергәч, һәр язмасын бик кызыксынып укыйм. Бу төбәктә олы җанлы, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы милләтәшләребез барлыгы белән горурланам. Шундый вакытларда күз алдыма Самара өлкәсе Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туып үскән бөек шәхесебез, татар мәгарифен үстерүгә бәяләп бетергесез зур хезмәт керткән Сәләй Гатат улы Вагыйзов килеп баса.
Сәләй ага Вагыйзов һәм аның гомерлек тормыш иптәше, хезмәттәше Рәмзия апа Вәлитова — татар мәгарифенә 50 елдан артык хезмәт иткән “Әлифба” һәм 40ка якын башка уку-укыту әсбаплары авторлары бит алар. Мин үзем дә бу олы шәхесләр белән Арча педагогия училищесында (хәзер педагогия көллияте дип атала) эшләү дәверендә дә, аннан соң алар лаеклы ялга киткәч тә, аралашып, фикерләшеп яшәдем. Читать полностью














