Самараның Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы алдыннан дини китаплар укып, намаз вакыты җиткәнен көтү гадәткә керде. Менә шулай беркөнне имам Габделәхәт хәзрәт Мингачев Әхмәтһади Максудиның мәкруһ (тыелган) гамәлләрне санап үткән китабын кулына алды да тиз арада укып чыкты. Без, олы яшьтәге мәчеткә йөрүче кешеләр, мәкруһ гамәлләрне яхшы беләбез иде кебек. Ә менә башка тыелган гамәлләр арасында шахмат уенының да мәкруһ булуы мине генә түгел, башкаларны да уйга салды. Ак сакаллы бер картыбыз хәтта дәшми кала алмады, шахмат уенының ми эшчәнлеген яхшырту, киң фикер йөртергә өйрәнү өчен бик файдалы булуын исбатларга кереште. Габделәхәт хәзрәт Мингачев һәм ак сакаллы картның шахмат уены турындагы әңгәмәсе миңа нык тәэсир итте, һәм мин газета аша бу турыда үз фикеремне әйтергә булдым. Читать полностью
Галидә балыкчылар ярышы узды

Самара өлкәсе Гали авылында һәрвакыт кызыклы чаралар узып тора. Әлбәттә, аның төп оештыручысы милләтпәрвәр егет — Похвистнево районы «Туган тел» оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов. Күптән түгел аның идеясе белән Гали авылы егетләре арасында балыкчылар ярышы узды. Анда авылның 15 егете катнашты.
Где твои семнадцать лет…
В течение семнадцати лет, с 1996 по 2013 год, в Самаре выходила в свет областная национальная газета «Азан», получившая большую известность далеко за пределами нашей области. На страницах этой газеты освещались самые разные темы, и, в первую очередь, вопросы истории, традиционной культуры и современной жизни самарских татар и других мусульманских народов, работа национально-культурных объединений. Спустя год после прекращения данного издания была опубликована книга ««Азан» уполномочен заявить: Семнадцать лет из жизни одной газеты», в которой приведены материалы, напечатанные в разные годы на страницах газеты «Азан». Эта книга представляет интерес для всех, кто интересуется историей, культурой, общественной жизнью самарских татар и других народов области. Читать полностью
Лучшие рыбаки — в Камышлинском районе / Афәрин, камышлылылар!
На областном физкультурно-оздоровительном конкурсе по рыбной ловле «Счастье рыбака», прошедшем в Красноярском районе в конце июля свои силы испытали и рыбаки Камышлинского района. Это Ядыкарь Минатдинов, Анас Мифтахов, Раиль Магсумов и Замиль Шарафутдинов. Читать полностью
Балам, багалмам минем…

Галия ханым УСМАНОВА улы Гайсә (әнисе артында) һәм тәрбиягә алган башка балалары белән.
Юл читендә әкрен искән җилдә, алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәт түгә?! Ә яңа туган сабый баланы чын кеше, тәрбияле, тәүфыйклы, сау-сәламәт итеп үстерер, якты киләчәк кешесе итеп күрер өчен әти-әни күпме тырыша икән?! Менә шундый уйланулар кичереп, мин Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылына барып җиткәнемне сизми дә калдым.
Читать полностью
Удивительное рядом / Гаҗәеп нәрсәләр янәшәбездә генә
13 августа две татарские национальные организации Самарcкой области – историко-культурный фонд «Булгарское наследие» и общество «Туган тел» при содействии Регионального ДУМ Самарской области организовали очередной выездной урок истории. На нем приняли участие представители татарской общественности и дети, которые находятся в эти дни в летнем мусульманском лагере «Колос» в Кинель-Черкасском районе вместе со своими воспитателями и преподавателями.
Урок на открытом воздухе прошел в Муромском городке. Вернее, в живописном уголке Самарского края неподалеку от впадения Усы в Волгу, между селами Валы и Жигули, где много веков назад возник и существовал несколько столетий один из крупных городов южной окраины Волжской Булгарии. Читать полностью
Большая дорога от Больших Тархан

Сегодня, 1-го апреля, Ильгиз Гатауллович Мустафин отмечает свое 80-летие
Единственный выпускник Московского пограничного училища 1964 года дослужился до генеральского звания. То же самое можно сказать и про выпуск Высшей школы КГБ 1974 года. Этим генералом стал один и тот же человек – Ильгиз Гатауллович Мустафин, который 21-й год живёт в Самаре.

С хабаровскими внуками, 2007 г.
На выбор им профессии решающее влияние оказали… дезертиры. В последний год Великой Отечественной войны они увели ночью корову Мустафиных, разобрав сруб сарая во дворе дома, стоявшего в родном селе Ильгиза – Большие Тарханы, что в Татарской АССР. По горячим следам сельчане кинулись искать пропажу, но в соседнем овраге обнаружили лишь останки бурёнки, которую жулики успели освежевать. Пятилетний мальчик недоумевал тогда: «Как же так? Вся страна воюет с фашистами, отец мой, которого я даже запомнить не успел, пропал без вести под Смоленском, а тут какие-то трусы грабят население, обосновавшись в лесных землянках!» И решил для себя Ильгиз: «Вырасту и буду бороться с нечистью». Читать полностью
Ана йөрәге
Сәгыйдә кияүгә бик яшьли чыккан. Ире Әбүзәр Кәлимуллин Үзбәкстан якларына комсомол юлламасы алгач, яшьләр кулга-кул тотынышып туган авыллары Яңа Мансурны калдыралар да Аму-Дарья елгасы буена китеп баралар.
Сәгыйдә һәрвакыт гаиләсе зур, бәхетле булыр дип хыялланган. Бала ул иң зур куаныч та, юаныч та… кайгы да дип кем уйлаган бит? Читать полностью
Шагыйрь классташым
Татар язучысы, шагыйрь, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 15 августта, исән булса, 77 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын). Быел Рөстәм Мингалимнең туган көнен аңардан башка гына билгеләп үтәбез.
Рөстәм минем классташым иде. Без аның белән Камышлы районының Дәүләткол авылында 5 — 7 классларда бергә укып, мәктәпне тәмамладык. Ул минем хәтердә елмаючан ачык йөзле, юмор яратучы сабакташым булып калган.
Визит Н.И. Меркушкина в Камышлинский район
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә…

РӘСЕМДӘ: чын җир хуҗалары (сулдан уңга) Раил ГАБДРАХМАНОВ, Булат һәм Марат СӘЛАХОВЛАР.
Талгын җилдә тибрәнеп утыручы тук башакларны күргәч, кылт итеп исемә бала чагымда ишеткән бер гыйбарә килеп төште. Анда сүз Аллаһы Тәгаләнең адәм баласын җир йөзенә икмәк үстереп, ипи ашап яшәр өчен җибәрелүе турында иде. Әйе, икмәк үстерү җиңел түгел. Камышлы авылында яшәүче фермер хуҗалыгы башлыгы Булат Сәлахов белән күрешеп, сөйләшкәч, җиргә гашыйк кешенең генә шушы мәшәкатьле, авыр эшне башкарып чыга аласына инандым. Мин аның иген басуына аяк басканда, көн инде кичкә авышкан булса да, ул өенә кайтып китәргә ашыкмый иде әле. Читать полностью
Гали авылы ипподромында зур бәйрәм

«Гали авылы кубогы» иясе Тәнзилә ТРУБНИКОВА.
Похвистнево районының Гали авылында физкультура көнендә инде яхшы традициягә әйләнеп баручы ат чабышлары булып үтте. Көн артык эссе булуга да карамастан, бирегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсенең үзеннән күп тамашачы җыелган иде.
Бәйрәм башланганчы игътибарыбызны якында гына көлешә-көлешә, үзара сөйләшеп торучы ир-егетләр җәлеп итте. Алар Бөгелмәдән булып чыктылар. Минсәгыйть Галимов белән Рәшит һәм Рәфгать Галиуллиннарга ат җене әле аларның яшь чакларында ук кагылган булган. Үткән гасырның җитмешенче елларында ат чабышларында күп катнашырга туры килгән аларга, призлы урыннар да алгалаганнар. Читать полностью
Хезмәт юлым “Бердәмлек”тә башланды…

Римма НУРЕТДИНОВА (уңда) Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Исламия МӘХМҮТОВА белән.
Бүгенге көндә өлкәбездә татар телендә мөселманнар тормышында булган барлык яңалыклар белән милләттәшләребезне даими рәвештә таныштырып баручы мәгълүмат чаралары аз түгел. Шулар арасында “Самар татарлары” медиа-порталы лаеклы урын алып тора. Биредә һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны тапсын өчен, аның баш мөхәррире Римма Нуретдинова, әлбәттә, зур көч куя. Кызыклы язмалар, аудио- һәм видео материалларны төрле чыганаклардан җыеп, татарлар тормышындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып безгә ул хәбәр итә, дисәң дә дөрес булыр, минемчә. Юкка гына, шаяртып, кайберәүләр аны “Римма-ТАСС”, дип атамыйлардыр. Читать полностью


