Изге — Мәүлид бәйрәменең әһәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максаты белән Иске Ярмәк авылының мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бу көнне, кышкы каты суыкларга карамыйча өлкәбездән һәм күрше районнардан кунаклар, дин әһелләре, шәкертләр килгән иде. Алар арасында район башлыгы Рафаэль Багаутдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләймәнов, Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Минтаһир Сираҗев, районыбызның һәр авылыннан имамнар бар иде. Читать полностью →