Казанның Актерлар йортында “Татарстан – минем республикам” дип аталган кичә узды. Бөек татар композиторы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова әсәрләреннән торган чараны аның кызы Әлфия Айдарская оештырган иде. Кичәдә Әлфия ханымның «Мәңгелек юлында…» дигән яңа китабы да тәкъдим ителде. Анда Сара Садыйкова турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Китапка талантлы журналист, 28 ел «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Әһлиуллинның басмасы да кергән. Чарага журналистның тормыш иптәше Фатыйма ханым Әһлиуллина да чакырылган иде. Читать полностью
Самара Җәясе, «Җайлы йорт» һәм…
Бөтендөнья туризм көне уңаеннан туган уй-фикерләр
Дөньяда бәйрәмнәр күп. Күпчелеге Бөтендөнья бәйрәме статусын йөртә һәм аларны бөтен Җир шары бәйрәм итә. 27 сентябрьдә уздырылачак Бөтендөнья туризм көне дә шундыйлардан. Аны гамәлгә керткәнгә дә инде 40 ел гомер узган һәм ул Бөтендөнья туризм оешмасы тарафыннан даими рәвештә уздырылып килә. Читать полностью
Тырышлык җимешләре
Самара өлкәсендә әтисез, әнисез авыр хәлдә калган балаларны үзләренә алып тәрбияләү гамәле киң таралган. Читать полностью
«Шашка — акыл гимнастикасы ул»
Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында 64 шакмаклы такта артында уйнаган самаралы Олег Дашков һәм Фәхретдин Канюкаев икенче урыннарны яулап кайттылар. Читать полностью
Без яшибез дуслык илендә
Үткән шимбәдә Самараның Струков бакчасында Халыклар дуслыгы көне уңаеннан “Без барыбыз да – Россия” этнофестивале үткәрелде.
Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне 2014 елдан бирле сентябрьдә уздырылып килә. “Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән башланган фестиваль быел бишенче мәртәбә уздырылып, Театр һәм Халыкара туган телләр елына багышланган иде. Читать полностью
«Болгар мирасы» мәчете икенче унъеллыгын ваклады
15 сентябрьдә Самараның Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенең унъеллык юбилее уздырылды
Шушы юллар авторы да бәйрәмгә чакырулы иде. «Болгар мирасы» мәчете бусагасын беренче мәртәбә атлап керүем бу. Ни гаҗәп, биредә бик күп танышларымны да очраттым, таныш булмаганнары да байтак иде. Алар һәр кунакны елмаеп каршы алдылар, хатыннарны хатын-кызлар бүлмәсенә кадәр озатып куйдылар, ир-атлар йортта, төп залда гәпләшә-гәпләшә, өйлә намазы җиткәнен көттеләр. Читать полностью
XXI Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе
13 – 15 сентябрьдә Усть-Кинель бистәсендә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагындагы иң күләмле һәм иң мөһим чара — XXI Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе уздырылды. Читать полностью
…Так начиналась дорога к храму / …Мәчет юлы шулай башланды
Ровно тридцать лет назад, 17 сентября 1989 года, состоялся митинг, посвященный началу строительства в Куйбышеве новой Соборной мечети. Читать полностью
Динебез ислам файдасына булсын иде
Күптән түгел Ширяево авылы тавында куелган Канатлы барс сыны янында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Болгар мирасы” иҗтимагый оешмасы чираттагы тарих дәресен уздырган булсалар, якшәмбе көнне Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчетенең ун еллыгын бәйрәм итте. Самарада борынгы болгар бабаларыбызның мирасын саклаучы — эшкуар Гомәр Батршин икәнлеген күпчелек татарлар беләдер. Ә менә шушы изге эшләрне эшләргә аны нәрсә этәргән соң? Читать полностью
Белем учагы сүнми янсын
Самарада оештырылган якшәмбе мәктәбендә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә узган иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, якшәмбе мәктәбендә эшләгән һәм укыган милләттәшләребез бу вакыйганың утыз еллыгын билгеләп үттеләр. Читать полностью
Ходай биргән сәләт иясе
Бүген сәнгать күгендә йолдыз кебек балкып торган сәләтле кешеләр күп. Берәүләр матур итеп җырлый, икенчеләре күңелләрне җилкендереп бии, кемдер йөрәк кылларын тибрәтеп гармунда уйный… Ә менә якташыбыз Ринат Вәлиевка Аллаһы Тәгалә сәләтне өеп биргән. Ул җырчы да, нәфис сүз остасы да, пародия күрсәтүче дә, гармунчы да… Аның бөтен осталыкларын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмас. Читать полностью
Бигрәк тәмле бәрәңге!
Шушы көннәрдә “Бердәмлек”кә котлау китергән бер апа: “Килгән-килгән базарга да кереп чыгармын дигән идем”, — дип сөйләнде. Сүз базар бәяләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр сыйфаты турында китте. “Похвистнево районыннан китергән бәрәңгенең килосын 45 сумнан саталар! Ә кибеттә яңа бәрәңгене (Россиядә җитештерелгән дип язылган) 39 сумнан алып була. Үзебезнеке булса да, бигрәк кыйбат инде. Ник шулай икән, кызлар?” – дип сорады кунагыбыз.
Җирле яшелчә читтән китерелгәненә караганда кыйммәтрәкме икән дип, Самара кибетләренә һәм базарларына юл тоттык. Читать полностью
Алга бергә!
26 — 30 август көннәрендә Борис Полевой теплоходында татар яшьләре көннәре узды
Форумда Россиянең 30 төбәгеннән, Төркия һәм Үзбәкстаннан 150 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге активистлары Фәрзанә Мәхмүтова, Җәмилә Шәрифуллина, Илмира Мәҗитова, Юлия Карипова, Илнур Биккулов, Ләйсән Галәветдинова һәм Илфат Мәҗитов барганнар иде. Алдагы елларда теплоход Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар шәһәрләре аша үтсә, быел оештыручылар юнәлешне бераз үзгәртергә булганнар. Яңа маршрутка Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре кертелгән иде. Читать полностью