Похвистнево районының Гали авылы Сабан туе мәйданы әллә кайдан күренеп тора. Күпсанлы машиналар, бәйрәм сәхнәсе янында мәш килгән оештыручылар, шашлык-пылау пешерүчеләр, сату рәтләрен күреп, бәйрәмгә килүчеләрнең кәефе күтәрелә. Ә халыкның күңеле күтәренке булганда, бәйрәм дә матур үтә. Читать полностью
Мәчәләй мәчетендә юбилей
7 июльдә Мәчәләй авылының Муса Җәлил урамында урнашкан 1114 мәхәллә мәчетенә 25 ел тулды. Читать полностью
Исеме мәңгеләштерелерме?
Моннан берничә ел элек шәһәребездә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе “Самара төбәге тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проектын тормышка ашыра башлап, танылган татарлар яшәгән йорт, татар мәктәпләре, татар-башкорт педагогия училищесы, матбугат йорты диварларына истәлек такталары урнаштырылган иде. Читать полностью
Хат ташучы Наҗия
14 июль — Россия почтасы көне
Читтән караганда бүген, технологияләр заманында, почта хезмәткәрләренең вазифалары әллә ни күп тә түгел сыман. Халык газета-журналларны элеккеге кебек күп яздырып алмый, хат язышмый. Әмма, чынбарлыкта, без уйлаганча түгел икән. Бүген почтальон башкара торган эшләр санап бетерерлек түгел.
Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров поздравил самые крепкие семейные пары с Днем семьи, любви и верности / Тату яшәү серен беләләр алар
Анвар и Наталья Бульхины вместе уже больше 60 лет.
В понедельник, 8 июля, по всей стране отмечают День семьи, любви и верности. Традиционно в честь праздника в регионе чествуют супружеские пары, прожившие вместе ни один десяток лет. В областной столице поздравление образцовых пар и вручением медалей «За любовь и верность» состоялась во Дворце бракосочетаний г.о. Самара, известного среди горожан как «Теремок». С праздником земляков поздравил Губернатор Самарской областей Дмитрий Азаров. Читать полностью
Юрты, звуки курая и баурсаки – в Самаре прошел областной Йыйын / Тирмә, курай һәм баурсак
6 июля в Струковском парке Самары расположились юрты, играла национальная музыка – башкиры собрались на традиционный летний праздник Йыйын. В этом году он прошел в пятнадцатый раз и был посвящён 100-летию образованию Республики Башкортостан. И впервые за последние годы праздник прошел в Самаре – в одном из лучших парков города. Читать полностью
Җир астыннан бәреп торган чишмә кебек
Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов шушы көннәрдә Казаннан бик мәртәбәле кунак каршы алды. Танылган журналист, «Яңа Гасыр» телеканалы редакторы Илдар Кыямов Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туеннан туры Самарага килгән. Мәртәбәле кунак белән “Бердәмлек” хәбәрчесенә дә сөйләшергә насыйп булды.
Балалар һәм интернет
Бүгенге тормышны интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Бөтен кирәк мәгълүматны, яңалыкларны шуннан алабыз. Скайп, социаль челтәрләр йөзләгән чакрым ераклыкта яшәгән дус-ишләр, туганнар белән аралашырга да ярдәм итәләр. Тик, кызганычка, интернетның зыяны да бар. Кайберәүләр, аеруча яшьләр, балалар, күп вакытларын шунда уздыралар. Психикага зыян китергән уеннар уйнап, чынбарлыкны виртуаль тормыштан аермый башлыйлар. Шул уеннардагы тискәре геройларга охшарга тырышып, иптәшләрен, якыннарын үтерүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар да юк түгел.
Көтеп алган җәйге каникуллар дәвам итә. Буш вакыт күп, әти-әни эштә чакта, компьютер артында күпме телисең, шулкадәр утырып була. Балаларны интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Бу турыда ике бала әнисе, балалар һәм гаилә психологы, “Тормыш белән канәгать булганнар” проекты авторы Лилия Газизуллова белән сөйләштек. Читать полностью
Бөтен юллар ипподромга илтә
1989 елның июнендә Куйбышев ипподромында беренче мәртәбә өлкә Сабан туе үткәрелде. Иртән-иртүк Куйбышев ипподромына халык агыла башлады. Арада җирле халык та, өлкәнең шәһәр-авылларыннан, күрше төбәкләрдән һәм республикалардан килгән кунаклар да бар иде. Аларны барысын да Куйбышевта беренче тапкыр үткәреләчәк Сабан туе — татар халык бәйрәме чакырып китерде. Ул әле генә оештырылган “Туган тел” оешмасы тарафыннан үткәрелде. Читать полностью
Киләчәкне үзләре сайлый
Бүгенге яшьләр турында “җилбәзәкләр, өстән уйлаучаннар” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма араларында мөстәкыйль, хезмәт сөючән, тормышка җитди караучы егетләр-кызлар да күп. Самарада яшәүче Айдар Марадулин, Таһир Сафин һәм Харун Аслан нәкъ шундыйлардан. Тырышлыклары, белемгә омтылучанлыклары белән алар киләчәккә юл сала башлаганнар да инде. Читать полностью
Җир бәйрәме, җыр бәйрәме, җан бәйрәме – САБАНТУЙ
Ел саен Тольятти Сабан туенда йә яшенле яңгыр ява, йә тын алмаслык кызу була иде. Ә быел кояш, матур елмаеп, җылы һава белән иркәләде. Тольятти Сабан туе елның елында Идел буендагы иң гүзәл урында — Прибрежный паркында үтә. Быел да ул Тольятти башлыгы Сергей Анташев һәм Автозаводский районы башлыгы Юрий Хвостов ярдәме белән, чын мәгънәсендә, гөрләп узды. Читать полностью
Сабан туемы, Барабан туемы?
Ватып-җимереп тә татар телен белмәгән алып баручы, татарча нидер мыгырдап алды да шуннан инде «Сабантуй» урысча китте…
Җир шарында нинди генә зилзиләләр булмасын, Сабан туе — бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлыгыбыз. Ул чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, рухи торышы, милли талантларны ачу, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу өчен бик яхшы урын.
Читать полностью
Кырларда игеннәр шаулый
Булат әфәнде Сәлаховны гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган белгеч буларак та, соңгы ун елда яхшы гына уңыш алып эшләүче фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак та Камышлы районында гына түгел, тирә-як өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Читать полностью