Күптән түгел “Бердәмлек” газетасында Минзакир Шакир улы Нуретдиновның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләүләр басылган иде. Мин бу турыда укыгач, бик тә шатландым, күңелемдә горурлык хисе туды. Минзакир абый ул бит минем һәм башка сыйныфташларымның яраткан укытучысы иде. Сезгә, хөрмәтле Минзакир абыебыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим һәм зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Читать полностью
Вазыйх Мөхәммәтшинга – президентның Мактау грамотасы
Август урталарында, Самараның “Прогресс-В” төзелеш компанияләре 30 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә, коллективны һәм аның җитәкчесе — Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, өлкә төзелеш министры Александр Баландин, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка мөхтәрәм кунаклар котлауларга һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә күмгәннәр иде. Читать полностью
Избирком признал Дмитрия Азарова победителем выборов губернатора Самарской области / Тавыш бирү ачык һәм гадел булды
Избирательная комиссия Самарской области признала Дмитрия Азарова победителем прошедших 9 сентября выборов губернатора региона. Соответствующее постановление опубликовано на сайте регионального правительства. Читать полностью
Күңелгә иман орлыгы салу вакыты
Похвистнево районы Гали авылының “Гали” мәдрәсәсендә һәр җәйне балалар өчен укулар оештырыла. Быел да шулай булды. Биредә кызлар һәм малайлар аерым укыйлар. Кызларның мөгәллимәсе Гамбәр Баһаутдинова көндәлек планын алдан ук төзеп куйган иде. Анда әдәп һәм әхлак кагыйдәләрен, догалар, намаз уку тәртибен, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү каралган. Балалар шулай ук туган як тарихын да белергә тиешләр. Шул нисбәттән Гамбәр абыстай аларны Морат бабкай чишмәсенә алып төшеп, аның тормышы белән таныштырды, авыл музеена алып барып, авылның тарихы турында сөйләде. Читать полностью
Юбилей пришел опять — нынче с цифрой 75! / “Бердәмлек” һәм аның мөхәррире
7 сентября 2018 года 75 лет исполнилось главному редактору Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафкату Набиулловичу Аглиуллину. По этому случаю в кафе «Белоснежка» на улице Гагарина прошел торжественный меджлис. Читать полностью
В Самаре отметили День дружбы народов / Сөйләшәбез дуслык телендә
В субботу, 8 сентября, в ЭкоГраде Волгарь состоялся четвертый областной праздник День дружбы народов. Напомним, на территории Самарской области насчитывается 157 национальностей. Узбеки, татары, азербайджанцы, чуваши, русские – все они в субботний день пришли на Софийскую площадь, чтобы продемонстрировать свое единство. Читать полностью
Өебезнең нуры ул
Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче әбиебез Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага 90 яшь тула. Читать полностью
Яңа укучыларны яңа директор каршылады
Үткән шимбәдә Россиянең шәһәр һәм авыл урамнары буйлап бәйрәмчә киенгән, чәчәк букетлары күтәргән балалар мәктәпләргә ашыктылар. Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Үзәк урамы да чәчәкләр күплегеннән чуар булып күренде. Мәктәпнең ишек алдында үсеп утырган 45 яшьлек ак каеннар (нәкъ шушы каеннарны утырткан укучылар быелгы Сабан туе алдыннан үзләренең 45нче очрашуларын уздырганнар иде) беренче сыйныфка килгән ундүрт укучыны яратып каршы алдылар.
Читать полностью
Изге хыялларыгыз тормышка ашсын! / Человек и «Бердэмлек»
“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин бүген 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Кем әйтмешли, юбилейлар үтә дә китә. Ә кешенең үз гомерендә башкарган эшләре халык күңелендә кала. Бу бигрәк тә язучы кешеләрнең эшчәнлегенә кагыладыр. Журналист бит ул илдәге сәясәтне аңлап, халыкның бу турыда нәрсә уйлаганын белеп, киләчәкнең офыкларын алдан күреп, барысын да анализлап, һәр укучы күңеленә сеңәрлек итеп язарга тиеш. Читать полностью
Когда дело спорится / Борчылырга урын юк
Труженики хозяйств Камышлинского района, не жалея ни сил, ни времени, в поте лица трудятся на полях и токах. Безусловно, работ во время страды невпроворот – всё нужно успеть вовремя, в установленные сельскохозяйственные сроки.
Халкыбыз хәтере белән көчле
Фатыйх Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер чеметем кабер туфрагы алып кайттым.
Мин сагындым.
Язлар минем җаннарымны
Алып кайтты
Дим буйларына…
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып, дан казанган, Җиңү көненә ике ай ярым вакыт калган көннәрнең берсендә яу кырында һәлак булган Фатыйх Кәрим турында мин укып та һәм ишетеп тә белә идем инде. Ә аның катлаулы язмышы, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы турында миңа хәрби хезмәттәшем, академик, социология фәннәре докторы, полковник Әмир Зариф улы Гыйльманов сөйләгән иде. Алар икесе дә бер авылда – Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскәннәр, әниләре ягыннан туган да булганнар әле. Читать полностью
Пока ялтайцам удалось отстоять свою пусть неубедительную, но победу / Зират тирәсендә гауга
В посёлках Угловой и Линевой (фактически являются одной татарской деревней Ялтай, обозначают разные концы одного села, ранее входили в состав колхоза «Дружба») сельского поселения Красный Яр Красноярского района Самарской области продолжается спор по вопросу расширения территории местного мусульманского кладбища. 31 августа местные жители опять собрались у кладбища и встретились с представителями прокуратуры Красноярского района. Ялтайцы заявили, что собираются бороться до конца и любой ценой отстоять столбы по границе увеличенной территории кладбища. Читать полностью