
Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИН һәм аның директоры Линар САБИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.
Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә -
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә.
Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган. Читать полностью













