6 октябрьдә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда тулы залда Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхватуллинның концерты гөрләп үтте. Шул уңайдан укучыларыбыз игътибарына Татарстанның Тукай районында нәшер ителүче “Якты юл” газетасы хәбәрчесе Гүзәл Мәрдәнованың 2017 елгы мәкаләсен кыскартып тәкъдим итәбез. Аның бу язмасы безнең редакция фикере белән тулысынча тәңгәл килә. Читать полностью
Гүзәл ЯХИНА: “Милли темадан китәчәкмен”
Үткән атнада китап сөючеләр өчен бик зур вакыйга булды — Самараның педагогия университетында һәм “Империя” сәүдә үзәгендәге “Метида” кибетендә “Зулейха открывает глаза” һәм “Дети мои” китаплары авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узды.
“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, татар җәмәгатьчелеге педагогия университетындагы чарага барсалар, шушы мәкалә авторына “Метида” кибетендә узган очрашуда катнашырга насыйп булды.
Укытучыларга бүләк / Выпускники Алькинской школы преподнесли педагогам подарок на День учителя
Укытучы булу – иң игелекле һөнәр. Бала, әнисе кендегеннән аерылып, мәктәп бусагасын атлап кергән көннән башлап балигъ булганчы укытучы карамагында аң-белем ала, фәннәрне генә түгел, тормышны да танып белергә өйрәнә. Үскәч ул кем генә булмасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, казанышларында укытучыларының өлеше дә зур була. Бу турыда уйланучылар гына аз. Читать полностью
Эшкуарлар мәдәният сагында
Сентябрьдә Гали авылында берничә мөһим чара уздырылды. Читать полностью
Йөрәк җылымны укучыларыма бирәм…
Баланың беренче сыйныфка кергән көне бөтен гаилә өчен дә зур шатлык. Ата-аналар алдан ук: “Беренче укытучыбыз кем булыр? Балабызда укуга кызыксыну уята алырмы?” – дип борчылалар. Мөгаллимнең тәҗрибәле остаз һәм сабыйга ышанычлы дус була белүе киләчәк буын тормышы өчен бик мөһим булуын яхшы аңлыйлар алар. Читать полностью
Йортыбыз башкалардан ким булмасын
Милли хәрәкәт активистлары татар йортының кимчелекләрен таптылар
Моннан дүрт ел элек Самараның Волгарь бистәсендә “Дуслык паркы” төзелә башлаган иде. Аның төп максаты итеп өлкәбезнең мәдәни күптөрлелеген күрсәтү, халыкара дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне саклау гамәлләре аталды. Читать полностью
Керешу владеют сильные и смелые / Чуваш көрәше батырлары
В минувшую субботу в селе Четырла Шенталинского района прошел десятый открытый Всероссийский турнир по чувашской борьбе на поясах керешу. Читать полностью
Картаерга ашыкмагыз
Тормыш дигәнең бик тиз үтеп китә. Дәрт һәм көч ташып торган, хыялларга уралган яшьлек артыннан гомер көзе җиткәнен сизмисең дә. Тик чәчләренә чал төшсә дә, йөзләрен җыерчыклар бизәсә дә, өлкәннәрнең күңеле әле һаман яшьлектә. Бер генә дә картаясы килми. Аны ничек алдарга соң? Читать полностью
Бер түгәрәк сан гына
Үткән атнада Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рәмзия Гермус кызы ЗАРИПОВА түгәрәк юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Читать полностью
Шаулый-гөрли ярминкә
Өлкәбездә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Шуларның иң зурысы, гадәттәгечә, Самараның Куйбышев мәйданында җәелдерелгән. 300ләп сәүдә урыннарында өлкә районнарыннан, Татарстаннан, Мари-Элдан, Саратов, Пенза, Оренбург кебек күрше-тирә регионнардан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр тауарларын җәеп салганнар. Читать полностью
Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә
2018 елның 29 сентябреннән Самараның Җәмигъ мәчетендә 7 яшьтән 70 яшькәчә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә. Читать полностью
Археология мәктәбе
Быел археология мәктәбендә “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да шөгыльләнделәр.
Ел саен август аенда Самара өлкәсенең П.В.Алабин исемендәге тарихи-мәдәни музее хезмәткәрләре Самара Җәясендә («Самарская Лука») укучы балалар һәм яшьләр өчен археология мәктәбе оештыра. Читать полностью
Мәчәләйнең сугыш батыры
Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Абдулла ага Хәбибуллин үзенең 95нче туган көнен бәйрәм итә.
Абдулла Сафиулла улы Хәбибуллин тулы гаиләдә бәхетле бала булып үсә. Ул кечкенәдән техникага тартыла. Шуңа да җиде сыйныфны тәмамлагач, Сарбай машина-трактор мастерскоена оста ярдәмчесе булып урнаша. Шунда ул трактор йөртергә өйрәнә һәм тракторчы булып эшли башлый. Читать полностью