Чишмә буенда очрашырбыз!

sej0cQiZCcsЧишмәләр — Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең иң олысы, тормыш чыганагы. Чишмәләрнең саф сулары сусауны да баса, тәнгә — сихәт, беләкләргә көч бирә, туган авылын сагынучыларның йөрәк яраларын төзәтә, диләр. Шуңадыр да кешеләр чишмәләрне саклыйлар, чистарып, төзекләндереп торалар.
Читать полностью

Лаеклылар бүләкләнде

xJCUlKuIIvkУңайлы шартлар булдырылганда нәтиҗәсе яхшы була

Августның икенче якшәмбесендә төзү тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Самараның эре төзелеш оешмалары арасында “ВолгоПродМонтаж” предприятиесе лаеклы урын алып тора. Оешма ел саен бәйрәм уңаеннан үзенең хезмәткәрләре хөрмәтенә тантаналы чара оештыра. Бу матур гадәт быел да кабатланды. Җәмгыять җитәкчесе Тәлгать Туктар улы Хуҗин, чарага җыелган халыкны сәламләгәннән соң, предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, җаваплылыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Читать полностью

Ир асылы эштә таныла

7qzf9Xa5pEE1 сентябрьдә газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте

Бу дөньяда һәркемнең дә үзенә генә хас булган үзенчәлекле яшәү рәвеше була. Әлеге сыйфат ата-анадан күчәргә дә, табигать бүләге булырга да мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыш барышында өстәлгән көч һәм тәҗрибә кешегә рухи үсеш бирә, хезмәт үрләрен яулауга илһамландыра. Андыйлар бар тырышлыгын, осталыгын һәм яшәү дәртен яраткан хезмәтенә багышлый. Бүгенге героебыз — Урта-Идел газ компаниясе, Отрадный бүлегенең җиденче комплекслы бригадасы мастеры Зөфәр Сәгъдиев. Читать полностью

Балалар һәм мәктәпләр 1 сентябрьгә әзерме?

G5dpqY9wR7YУкучыларны гаилә белеме, яңа ОБЖ, мәҗбүри хезмәт һәм телефонсыз көннәр көтә

Җәйнең соңгы ае, гадәттә, яшен тизлегендә узып китә. Узган дүшәмбедә Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев уздырган оператив киңәшмәдә мәктәпләрнең уку елына әзерлеге тикшерелде. Читать полностью

Шарик хуҗасын көтә…

9pUgHfRH16QБелгәнебезчә, илдә МХО бара. Меңләгән ир-егетләребез, кулларына корал алып, сугыш кырында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан яу кырына киткән егетләр арасында Искәндәр Кәримов та бар. Аның хатыны һәм ике баласы булуына карамастан, нишләптер, авылда ялгыз яши иде. Бөтенләй ялгыз дип әйтсәң дә, дөрес булмас, чөнки Шарик кушаматлы тугры эте бар аның. Читать полностью

В Казани проходит пленарное заседание юбилейного X Всероссийского форума национальных СМИ

TTrMpq9OKl5NtyEsh7uP5taHmEww8_uct3xJQCTAKpGIi1-f1r48ueLvXWJbSJ_NzjqcMIRz-uPRQelB0DKf1T9vВчера  в Казани стартовал Х Всероссийский форум национальных средств массовой информации, куда приехали делегаты из 33 регионов страны. Главный редактор  газеты «Бердәмлек» и журнала «Самар татарлары» Данияр Сайфиев тоже приглашён на это мероприятие. Читать полностью

Үрнәк булып яшә, Үрнәк!

xa9ij4hl9VAПохвистнево районындагы авыл гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Туксанынчы елларда купкан үзгәртеп кору җилләре бик күп татар авылларын юк итсә дә, Мәчәләй җирлегенә кергән Үрнәк авылын ул коткы урап узган, шушы көннәрдә аның 100 еллык юбилей тантанасы гөрләп үтте. Читать полностью

Җырларымда — моңнарым

51YnRBYvd7MТормыш авырлыклары аның иҗатында

Беркөнне интернетны ачып карасам, күптәнге танышым Рушания Фәткуллина моңлы тавышы белән “Ялгызларны кемнәр яратыр?” җырын башкара. Бу миңа шулхәтле нык тәэсир итте – бөтен тормыш юлы күз алдымнан үтеп киткәндәй булды. Түзмәдем, кулыма каләм алдым. Читать полностью

Якты эз калдыра алсаң…

DOxZ3Qyj-lwГали авылы халкы арасында хөрмәт казанган Габдулла Лотфулла улы Йосыпов бакыйлыкка күчте…

Җәйнең иң матур вакыты, авылда кипкән печән, алма исе, кырларда инде урып-җыю эшләре башланган… Җәйге эшләр кайнап торган вакытта, аяз күктән яшен суккандай, хәбәр килеп ирешә: Габдулла Лотфулла улы Йосыпов бакыйлыкка күчкән! Соңгы вакытта авырып йөрсә дә, гаиләсе өчен көтелмәгән хәл булды бу. Әйе, үлем көтмәгәндә, сиздермичә генә килә шул адәм балаларына. Читать полностью

Готовится к выходу татарский календарь на 2025 год / Киләсе 2025 елга татар календаре әзерләнә

5xOoM-VGvI0

Медиа-портал «Самарские татары» начал подготовку информационного татарского календаря на 2025 год. Это будет уже десятый юбилейный календарь. Читать полностью

Картлар йорты

HCN0DGCLKzYБала-бала, диеп өзгәләнеп,
Килеп җитә кеше картлыкка,
Тик нигәдер, көч-куәте беткәч,
Әйләнәләр алар артыкка. Читать полностью

Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

S0dCf7DKw58Алар исеменә рәхмәт сүзләре явып тора

“Авыл белән шәһәр аермасы нәрсәдә?” — дигән сорауга һәркем үз күзлегеннән чыгып җавап бирә. Шул җавапларның берсе — шәһәрдә кибетләр, эш һәм ял өчен мөмкинлекләр күп. Әйе, шәһәрдә атлаган саен кибет булса, авылларда бармак белән генә санарлык, ә кечкенә авылда бер кибет эшләсә дә, зур куаныч. Ләкин бүгенге язмам авыл кибетләре турында түгел, Похвистнево шәһәренең “Услада”, татарча әйтсәк, “Ләззәт” кулинария кибете турында. Читать полностью

Милләтпәрвәрлек хисе аның канына сеңгән

HZ5L7ZoS5f8Рәшит Абдуллов 80 яшьлек юбилеен каршылады

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыятен оештыруда катнашкан кешеләрне без зур ихтирам белән искә алабыз, үз вакытында татар милли тормышына җан өргән, традицияләребезне торгызган, татар телен, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп көч куйган милли җанлы шәхесләребез алдында баш иябез. Шундый күркәм кешеләребезнең берсе – Рәшит Фатыйх улы Абдуллов. Читать полностью