Волонтер Малик

uPa1HkbMvwY

Кешеләргә ярдәм итү — аның бурычы

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә 1961 елда сигезенче бала туа. Мулла ир балага Малик дип исем куша. Мәрдегалим абый белән Факия апа гына түгел, апа-абыйлары да чираттагы баланы үстерүгә өлеш кертәләр. Тора-бара туган тагын ике баланы санаганда, Мөхәммәтҗановларның ун баласы да Сок елгасы буенда болында тәгәрәшеп үсәләр – әниләренә булышалар, су коеналар, балык тоталар, чабышып йөриләр, шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, спортка тартылалар.

Читать полностью

Шәһәр дошманга бирешмәде

QXyOs4wvMSg27 гыйнвар — Ленинград блокадасын өзү көне

Нәкъ 81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград тулысынча фашистлар блокадасыннан азат ителә. 872 көн һәм төн буе дошман шәһәр халкын бертуктаусыз утка тота, халык ачлыктан интегә… Ләкин Ленинград нык тора, дошманга буйсынмый һәм җиңелми. Читать полностью

Конкурсны кабатларга туры килер…

7grwYhPlbRMУзган ел азагында «Бердәмлек»нең укучылары арасында басмабызга яңа язылучыларны җәлеп итү нияте белән конкурс игълан ителгән иде. Читать полностью

Рәхмәт сүзе

XWbm2DtOXZs“Бердәмлек”нең тиражы төшә, дип еш зарланабыз. Әмма, Аллага шөкер, нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, бердәнбер өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтү турында уйлана башладык инде. Читать полностью

«Күптән Кытай телен өйрәнергә хыяллана идем»

Bs7WIC-PMrIСтудент тормышына җайлашу җиңелме?
 
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яшүсмер үз теләге белән сайлап алган һөнәри белем гранитын кимерү кыенлыклары студент еллары белән бәйле. Без, өлкә татарлары тормышын яктыртып баручы басма буларак, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, олы юлга баскан яшьләребез тормышы белән гел кызыксынып торабыз. Читать полностью

Яшьләр генә юк менә…

VuyF97AAPTEПохвистнево районының Мәчәләй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре, тырышып-тырмашып, Яңа ел кичәсе уздырдылар. Нигә “тырмашып” сүзен яздың, дип сорар берәрсе. Чөнки яшьләр юк, кунакка кайтканнары да клубка килми. Алай да аптырамадык, картлар һәм урта яшьтәге авылдашларыбызны җыеп, ис китәрлек матур кичә уздырдык. Читать полностью

Яу кырына — Яңа ел бүләкләре

ojkujkh7gveМахсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды

Узган елның ноябрь-декабрь айларында газетабызның һәр санында Самара гарнизонының МХОдә катнашучы подразделениеләре өчен гуманитар ярдәм җыю турында белдерүләр урнаштырып килгән идек. Аллага шөкер, битараф булмаган якташларыбыз, милләттәшләребез тырышлыгы белән шактый гына акча җыелды. Читать полностью

Тарихи мәчеттә музей ачылачак

BKIE4KRfao4Шәһәр мөселманнарының XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләрен күрергә теләсәгез…

Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный. Читать полностью

Ватанны саклаучылар елына керәбез

Безымянный2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инде билгеле булганча, Россия президенты 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз батырлыгы истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте. Читать полностью

Бигрәк матур, бигрәк ямле безнең чыршы бәйрәме

SUZSUaBm1_g22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы үткәргән чара сабыйлар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик зур бүләк булды. Ул җылы атмосферада узган зур гаилә очрашуын хәтерләтте. Читать полностью

Бала көчле һәм җитез булсын өчен

SJS_pGDc0UgБыел җәен социаль челтәрләрдәге татар төркемнәрендә бокс секциясенә балалар җыю турында белдерүләр пәйда булып, Гагарин паркында бушлай дәресләр тәкъдим ителгән иде. Күптән түгел генә безнең редакциягә «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов шалтыратып, тренер Рәфыйк Нуруллин һәм аның секциясе турында газетабызга язарга тәкъдим итте. Ачыкланганча, паркта узган бокс дәресләре һәм Идел буе дәүләт тимер юл университетында эшләп килүче балалар боксы секциясе – нәкъ шул Илназ Шәкүров һәм Рәфыйк Нуруллин җитәкләгән милли-мәдәни автономия активистлары инициативасы икән. Читать полностью

Ял көннәрен китап белән уздырыйк

БезымянныйТатарстан китап нәшрияты ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен матур әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр – барлыгы ярты миллион данә китап бастырып чыгара. 2024 елда дөнья күргән китаплар арасында балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы басмалар байтак. Шуларның кайберләренә кыскача күзәтү тәкъдим итәбез. Читать полностью

Төп теләгебез — тынычлык…

nYYHS6i2vjEКадерле дуслар!

Редакция коллективы исеменнән сезне Яңа 2025 ел белән котлыйм һәм газетабызга тугры булып калуыгыз өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Мондый мөнәсәбәт — безнең өчен зур хәзинә, һәм без аны югары бәялибез. Татар га¬зетасының кирәклегенә, кешеләрнең үз телләрендә укырга теләвенә, һәр шимбәдә көтеп алуына ышану оптимизм өсти, илһам һәм алга барырга көч бирә. Читать полностью