Монда тарихны кадерләп саклыйлар

C3Sl18MQ47c«Китапханәбезнең төп бурычы – иске һәм яңа китаплар тупланмасын саклау һәм арттыру»

Ислам дине гамәлгә керә башлаганнан бирле мәчетләр дини һәм рухи тормыш үзәге булып хезмәт итәләр. Биредә мөселманнар ислам дине нигезләрен генә түгел, тарих, математика, риторика, гарәб теле, әдәбияты кебек дөньяви фәннәр буенча да китаплар таба алганнар. Вакыты белән мәчетләрдә күп санлы китаплар тупланган, һәм аларны урнаштыру өчен китапханәләр барлыкка килгән. Читать полностью

Сагынулы бала чагым

nLYDfQDxLegЧыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.

…Мин яшь чагымдагы чыршы бәйрәмнәрен исемә төшерә алмыйм. Бәлки үткәрмәгәнбездер дә. Безнең балачак сугыш елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры килде бит. Ә менә телевизордан күрсәтелгән маҗаралар исемдә калган. Читать полностью

Төрле телдәге басмалар тату яшиләр

5tC4QIteZJAХалыклар дуслыгы йорты китапханәсе төбәктә яшәүче төрле милләт халыкларының милли-мәдәни һәм мәгълүмати ихтыяҗларына хезмәт итә

2001 елның 12 сентябрендә Самарада яңа дәүләт учреждениесе — өлкә Халыклар дуслыгы йорты эшли башлый. Шунда ук Россия халыклары телендә басылып чыккан китаплар, газета-журналлар тупланган китапханә дә оештырыла. Читать полностью

Гали авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә «Мирас» иҗат төркеменең 30 еллык юбилей кичәсе үтте

m2(6)Мондый олы бәйрәм безнең авыл сәхнәсендә булганы юк иде әле. Тулы зал халык җыелды, дип яза Гали авылы хәбәрчесе Саимә Морзаханова. Коллектив җитәкчесе Зөлфим Асылгәрәева һәм Гөлчәчәк Таҗетдинова бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. Зөлфим көчле алкышлар астында төркемне сәхнәгә чакырды. Читать полностью

Яхшылыкка киртә юк!

E4hPl0bAi9c«Намуслылык» XXVII өлкә иҗтимагый акциясенә йомгак ясалды

1998 елда Самара өлкәсендә үткәрелә башлаган акцияне өлкә халкы хуплап каршы алган иде. Бүген дә ул популярлыгын югалтмады, аның лауреатлары — эшләре һәм гамәлләре үрнәк булырлык чын халык геройлары. Читать полностью

Бердәмлектә — көч!

Bnc1LmvU1W8Менә 2024 ел да тәмамланып килә. Яңа ышанычлар һәм планнар белән 2025 елга аяк басканчы, узып баручы елда безнең белән булган барлык әбүнәчеләребезгә, газетабызның җилкәсенә төшкән авырлыкларны җиңәргә булышкан иганәчеләребезгә — Самара өлкәсе мөфтие, Региональ диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллинга, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Шәкүровка, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Ригил Курмаевка, эшмәкәрләр Нияз Галимовка, Рамил Әюповка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!  Читать полностью

Мөмкинлекләре чикләнмәгән

31J-zBPfidc13 декабрьдә Похвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды

Бәйрәмне Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов ачып җибәрде. Ул, барыбызга да исәнлек-саулыклар теләп, киләсе елларда да шундый ук шәп һәм күңелле чараларда катнашып, актив тормыш белән яшәвебезне теләде. Читать полностью

Кәгазьгә алмашка цифра килә. Соңга калмыйк…

БезымянныйУкучылар конференциясеннән соң туган уй-фикерләр

7 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында төбәктәге татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар конференциясе узды. Бу чараның төп максаты — татар телендә чыгучы басма матбугат чараларын саклау буенча тәкъдимнәрне тыңлап, фикер алышу. Иң мөһим мәсьәлә — Самара төбәгендә калган бердәнбер милли газетаның киләчәге. Читать полностью

«Чыршы, чыршы, без сине… Сагынып көттек ел буе!»

N_2cBDPP-lo22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» бәйрәме уздырды. Читать полностью

Мәскәүне яклаучыларга багышлап…

vM5h9hue39EYh9wqfIu0Zo1NKQ2b__5RDHMerB183ndedcyqnpgYVD53lc8ODuafARk-2BZAnxOM_RoGs4RS2lzM1941 елның 5 декабре — Мәскәү янындагы сугышта совет гаскәрләренең фашистларга каршы контрһөҗүм башлаган көн

Бу көн Россия хәрбиләре Даны көне буларак билгеләп үтелә. Кызыл армиячеләр, ополченецлар, партизаннар һәм подпольщикларның аяусыз батырлыгы нәтиҗәсендә дошман Мәскәү диварлары янына килеп җиткән җиреннән туктала һәм чигенергә мәҗбүр була. Шушы урында «Җиңелмәс вермахт» беренче тапкыр җиңелү әчесен татый. Читать полностью

«Самара энҗесе»

R0-f1mXq22g8 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында беренче милләтара шәһәр бәйгесе финалы узды

Гаилә елына багышланган чараны Самара шәһәр округы администрациясе һәм өлкә «Халыклар дуслыгы йорты» ярдәмендә «Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы оештырды. 5 яшьтән 10 яшькәчә кызлар арасында узган бәйгедә рус, татар, әрмән, төрекмән, немец һәм казах милләтеннән булган 10 кыз катнашты. Татар халкы мәдәниятен “Яктылык” мәктәбе укучылары Сәгыйдә Мамышева (8 яшь), Әминә Гыйниятова (8 яшь) һәм Мөслимә Ибраева (9 яшь) тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста гаилә әгъзаларының катнашуы да мәҗбүри шарт иде. Чөнки гаилә үрнәгендә милли гореф-гадәтләр тулырак ачыла. Читать полностью

Кечкенә өйнең олы тарихы

iEQwZ_JhbAwӘниебез Миннияз, әтиебез Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларыбызга багышлана

Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын. Читать полностью

Газетабызны саклап кала алмасак, хур булмабызмы?

Аняс Мингали 7.12.2024 (24)Татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар белән очрашуы узды

Чара 7 декабрьдә бик күркәм, җылы атмосферада үтте. Очрашуга Самарадан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры һәм укытучылары, “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган укучылары килгән иде. Читать полностью