«Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Фоатовна Тупасовага Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре исеме бирелде. Бу мөгаллимәнең күпьеллык хезмәтен һәм эшкә бирелгәнлеген тану. Читать полностью
Яралы күңелләр әле дә әрни
30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Гаепсез хөкем ителгәннәр истәлегенә…
Ел саен үткәрелә торган “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне” тарих төпкелләреннән җан өшеткеч вакыйгаларны актарып чыгара. Советлар илендә миллионлаган кешеләр иң яхшы елларын лагерьларда үткәрергә мәҗбүр булганнар, күбесен, уйдырма сәбәпләр табып, атып үтергәннәр. СССР таркалганнан соң, ул вакыйгалар беркайчан да онытылмасын һәм кабатланмасын өчен, халык таләбе белән “Хәтер һәм кайгы көне” гамәлгә кертелгән. Читать полностью
Укучылар конференциясен һәм Яңа ел бәйрәмен көтәбез
Узган дүшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте советының чираттагы утырышы узды.
Оешма президенты Ильяс Шәкүров рәислегендә үткән җыелышта агымдагы елның соңгы ике аена эш планы билгеләнде. Мәсәлән, декабрь башында өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларының Укучылар конференциясен үткәрү көтелә. Чарада шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Фәрит Ширияздановның һәм Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның яңа китаплары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Читать полностью
Рөстәм Хөснелгатин: «Ут минем һөнәремә әверелде…»
Бертуган Рөстәм һәм Рәис Хөснелгатиннар гаиләләрендә бишәр бала туар дип һич кенә дә уйламаганнар, әлбәттә. Гаилә елы һәм Әтиләр көне уңаеннан Рөстәм, аның хатыны Резеда һәм беренче кызлары Нурия белән очрашып, күп балалы гаиләдә тормыш-көнкүреш ничегрәк булуы турында сөйләштек. Читать полностью
Үткәннәрдән — киләчәккә…
13 октябрьдә Ширяево авылында үткән тарихи-мәдәни милләтара чара шулай аталган иде. Максаты да изге – борынгы болгар бабаларыбыз җирләрендә бүген яшәүче төрле милләт халыклары арасында милләтара һәм конфессияара дуслык һәм килешүчәнлек мөнәсәбәтләрен ныгыту. Читать полностью
Бердәмлек безне көчле итә
Самарада «Россия Федерациясе халыклары традицияләре күптөрлелеге — төбәк мәдәнияте һәм тарихы байлыгы» дип аталган конференция узды
Самара өлкәсе төрле милләт халыкларының тату яшәү үрнәге булып тора. Мәдәниятләр арасында тигезлек саклау өчен регионда җирле халыкның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә. Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән конференция дә нәкъ менә шушы максаттан оештырылган иде. Читать полностью
Чын җир кешесе ул
13 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Галилеләр Камил Габдулла улы Йосыповны нәкъ шулай бәялиләр. Шушы авылда туып-үскән, белем алган, бәхетен читтән эзләп йөрмәгән, туган авылы кыр-тугайлары матурлыгыннан, газиз туфрагы биргән уңыштан ямь тапкан. Яшьтән үк һәр эшне күңел биреп эшләргә өйрәнгән ир-егетнең тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Читать полностью
Уңганлыклары белән алдыралар
Мәчәләйнең такта яру цехы бригадиры булып 12 ел буе Наил Субеев эшли. Наил Мәгъсутов, Наил Яруллин такта ярдыралар, бүрәнәләрне бура бурау өчен әзерлиләр, заказ буенча мунчалар салалар. Урман эше җиңел түгел ул, күмәк эшләсәң генә, башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә урманга барганда аларга Хәбибулла Хәсәнов һәм Рәис Иваев ярдәм итәләр. Заказларга кытлык юк, кыйммәт булмаган такта-бүрәнәләрне район халкы алып кына тора. Шулай яхшы эшли торган пилорамалар районда икәү генә. Читать полностью
Бәхет юлы такыр булсын
Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала
Мәчәләй авылы Кинельгә агып төшә торган Шарла елгасы буенда урнашкан. Шарлага исә көнбатыштан Коры һәм Мулла елгалары килеп кушылалар. Бу елгалар Мәчәләйне өч өлешкә бүлә. Ә Шарла елгасы, кечкенә елгалар килеп кушылгач, тулы сулы инеш хасил итә һәм, үз нәүбәтендә, авылны зур ике өлешкә бүлә: Аскы һәм Иске урамнар барлыкка килә. Заманында авылдан берничә бистә аерылып чыга — Кинельнең сул як болыннарында Үрнәк бистәсе барлыкка килә. Зур гына Казанка авылы, Яңа Мәчәләй төзелә башлый. Читать полностью
«Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды
Кичә «Яктылык» мәктәбендә «Гомуми белем бирү процессында татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклау» темасына пленар утырыш узды. Читать полностью
Самарага тарихи десант килеп төште
27 сентябрьдә Самарага Всемирный конгресс татар Бөтендөнья татар конгрессы оештырган туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең фәнни десанты килеп төште. Бу көнне Археология үзәгендә «Самара өлкәсе татарлары: мәдәният, тарих һәм хәзерге заман» дигән темага зур конференция узды, анда илнең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Читать полностью
Сез иң күркәм кеше икәнсез!
4 октябрьдә «Яктылык» мәктәбендә Халыкара укытучылар көне уңаеннан дублер көне үткәрелде һәм бәйрәм концерты булды. Читать полностью
«Безнең эштә салкын акыл һәм сабырлык кирәк»
5 октябрьдә Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Гөлия Никитина, беренче карашка, ир-атлар гына башкарырга тиешле вазифаны үти. Эзләүне оештыру бүлегендә ул — ун ир-ат коллегасы арасында бердәнбер хатын-кыз. Ләкин без гүзәл затларның хәленнән килмәгән бер генә эш тә булмавына күптән инандык инде. Читать полностью


