15 апрельдә Гали авылында дүртенче мәчеткә нигез ташы салу тантанасы булачак һәм Мәдәният йортында “Бүгенге дөньяда традицион Ислам” дигән темага дини форум уздырылачак.
Өлкәбездә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә Похвистнево районындагы Гали авылын белмәүчеләр аздыр, мөгаен. Ул үзенең динле, иманлы халкы, өч мәчете, мәдрәсәсе белән данлы. Соңгы вакытларда авылыбызда күп эшмәкәрләр — милләтпәрвәрләр үсеп чыкты. Алар динебезне халыкка кайтару белән генә шөгыльләнмичә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклап калу буенча күп изгелекле эшләр башкаралар. Читать полностью