Гел бергә булыйк!

i2“Бердәмлек”тә Самарада һәм башка шәһәрләрдә булачак концертлар турында яхшы итеп рекламалар бас­тырып торсагыз, начар булыр идемени?»

Бер-беребезгә, шул исәптән, газета редакцияләренә дә хатлар язу гадәттән чыгып бара кебек инде. Чөнки яшьләребез кәрәзле телефоннары аша смс хәбәрләр җибәреп, яисә интернет буенча аралаша. Шулай да, хат язучылар да, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр арасында, бар әле. Менә әле күптән түгел генә Жигулевск шәһәреннән килгән хат та шуның бер дәлиле булып тора. Аны “Бердәмлек”кә рус милләтеннән булган укучыбыз Г.И.Асеев җибәргән.

Асеев әфәнде рус кешесе булса да, татар сәнгатен, татар җырларын ярата, күрәсең. Ул бик тә борчылып (рус телендә, әлбәттә), Жигулевскида татар концертларының бик аз булуы, ә Самарада һәм Тольяттида  кайсыларының белдерелеп тә, үткәрелмичә калулары турында яза. Мәсәлән, 2015 елның 21 февралендә — Самараның Киров мәйданындагы, 27 фев­ральдә Тольяттиның “Тольятти” мәдәният сарайларында, оештыручыларның гаебе аркасында, Иркәнең концертлары белән нәкъ шулай килеп чыккан да инде. Казанда да, Самарада да, Тольяттида да гаепләрен танучылар табылмаган. Ә Асеев әфәнде концертларга тиешле реклама булмавына басым ясый, аның фикеренчә, күп тамашачылар булачак концертлар турында белмичә, ишетмичә кала.

- Минем язган хатларымның берсенә “Бердәмлек” газетасын­да Иркә концерты турында хәбәр булган иде дип җавап бир­деләр, — дип яза Асеев әфән­де.

Шуннан соң ул, татарча яхшы белмәсә дә, “Бердәмлек” газетасын 2017 елның беренче яртысыннан өенә яздырып ала башлаган.

- Газетагыз, минемчә, бик яхшы, — дип яза Асеев әфәнде. — Тик менә аның битләрендә безнең шәһәрләребездә һәм районнарыбызда Казаннан татар артисларының концертлары булуы турында хәбәрләр, игъланнар бик сирәк күренә. Дөрес, быелгы беренче саннарында “Афиша” рубрикасы астында февраль-март айларында Самарага Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Данир Сабиров, Салават Фәтхетдинов концертлары булачагы турында хәбәр ителде ителүен. Ә бит бу кечкенә хәбәрләрне укучының күрми калуы да бар. Шуңа күрә “Бердәмлек”тә Самарада һәм башка шәһәрләрдә булачак концертлар турында яхшы итеп рекламалар бас­тырып торсагыз, начар булыр идемени? Әнә Казаннан ТНВ каналы бу турыда даими хәбәр итә бит. Ә сез кемнән ким?

Асеев әфәнде һәм аның кебек фикер йөртүчеләргә “Бердәмлек”кә концертлары турында артистлар түләүле рек­лама бирергә тиешләр, дип әйтәсе килә. Тик соңгы вакытларда алар безнең газетага реклама бирүдән нигәдер читләштеләр, моның файдасы юк дип уйлыйлар, күрәсең. Ә ТНВда күрсәтелгән рекламалар барсы да түләүле бит.

Асеев әфәнденең “Бер­дәм­лек”кә тагын бер дәгъвасы бар. Ул анда басылган “Татарстан — Яңа гасыр” канал­лары программасында көн­дезге тапшыруларның гына булуы, ә төнге 12 сәгатьтән соң күрсәтелүче тапшыруларның тө­ше­релеп калуы турында борчыла. Ә бу Татарстан телевидениесе программаларын караучыларга бик кирәк. Шуны ничек тә хәл итәсе иде, дип яза Асеев әфәнде.

Укучыбызны һәм Татарстан телевидениесен яратып карау­чыларның башкаларын да шатландырасыбыз килә: 10 апрель­дән “Татарстан — Яңа гасыр” каналлары тапшырулары программасын тулысынча урнаштырырга вәгъдә итәбез. Бу турыда Асеев әфәндегә дә рус телендә хат язып салачакбыз.

Аңа һәм башка укучыларыбызга “Бердәмлек”не үз итү­ләре өчен рәхмәтебезне бел­дерәбез. Аерылмыйк, гел бергә булыйк!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1177

Комментирование запрещено