Тарихи мәчеттә “Самарбикә” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы утырышы узды. Ул гаилә шәҗәрәләрен төзүгә багышланган иде. Читать полностью
Татар дөньясына юл күрсәтүче
12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Читать полностью
Сажидәнең коралы — энә
Камышлы районы, Иске Усман авылы хатын-кызлары җиңү көнен якынайтуга өлеш кертәләр
Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә ун балалы Шәфыйк һәм Гайниҗан гаиләсендә туып үскән Саҗидә Иске Усман егете Фоат Газизҗановка кияүгә чыга. 38 ел гына бергә яшәп калалар алар. Башта унике яшьлек улы Илдар, аннан тормыш иптәше вафат булалар. Кызы Тәнзилә белән генә кала. Хәзерге вакытта ул инде кияүдә, Лениногорск шәһәрендә яши, шәфкать туташы булып эшли. Саҗидә унике елдан артык түшәктә ятып авырган кайнанасы Миннурый апаны да үз анасын карагандай карап, соңгы юлга озата. Читать полностью
Очар канатларым иде ул…
2025 елда минем яраткан ирем, очучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Совет армиясе капитаны Абдулла Галиулла улы Аитовның Әфганстан күгендә һәлак булуына 42 ел тула. Читать полностью
«Барысы да үзебезнең кулда!»
17 февральдә “Яктылык” мәктәбе укытучысы, вакытында биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып барган, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Асия Госман кызы Сәйфетдинова 70нче туган көнен билгеләп үтә. Читать полностью
Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган музыкаль кичә узды
14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында бөек җырчы Илһам ага Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Ил халкының күңелен нурлап» дип аталган бик матур музыкаль кичә узды. Читать полностью
Бер сугышны да онытырга хакыбыз юк!
15 февраль — совет гаскәрләренең әфганстаннан чыккан көне
Моннан ун ел элек, Самараның 85 санлы мәктәбендә, Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Альберт Хәлиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылган иде. Гомумән, илебездә Әфган сугышында башларын салган укучыларының исемнәре мәңгеләштерелмәгән мәктәпләр сирәктер. Читать полностью
Йөри-йөри ара якыная…
Гаилә корып яши башлаган парларга кыенмы?
Эх, яшьлек! Көч-куәт, хисләр ташып торган, сөйгән ярың өчен тау-ташларны күчерергә, диңгезләр кичәргә әзер булган чак! Дөрес, хәзерге яшьләр ялкаурак инде, барысын да гаджетлар, интернет аша эшләргә күнеккән. Әмма, араларында мәхәббәте артыннан утка да, суга да керергә, кирәксә, күктән йолдыз алып бирергә әзер булганнары бар әле. Читать полностью
Алиябезне искә алып…
Самара өлкә «Бердәмлек» татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә дүрт ел тула. Читать полностью
Китап — ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте
Самара Россиянең иң күп укый торган шәһәре була алырмы?
Китап укырга яратасызмы? Өегездә шәхси китапханәгез бармы? Бу сорауга җавап күп очракта “юк” дигән сүз булыр. Чөнки китаплар күп урын алып тора, ә кирәк мәгълүматны тиз генә интернеттан да табып алырга мөмкин. Шулай итеп, китаплар кулланыштан бөтенләй чыгармы икән?
Бу турыда Россиядә бердәнбер уникаль проект булган «Экокнига» букинистик кибетләр челтәре җитәкчесе Рузил Идрис улы Бурангулов белән әңгәмәдән соң, шәһәребездә китап сөючеләр шактый күп булуына инанып, бик куандык. Читать полностью
Теләкләребез изге
Камышлы районы, Иске Усман авылы клубында мәчетебезнең 125 еллыгына багышланган кичә узды. Читать полностью
Куанычлар белән яшә!
Күптән түгел генә якташым – Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кляүледә яшәүче танышым Айсылу Шакирова-Гыйбадуллина белән очрашырга насыйп булды. Күптән күрешмәгәнбез икән, тормыш йомгакларыбыз сүтелде дә китте. Бала чакларыбызны, яшьлегебезне, гаилә тормышыбызны искә алдык. Акыллы кешеләр белән аралашу җанга рәхәтлек бирә бит ул… Читать полностью
Кеше китә, эзе кала
Минем олы апам һәм аның сыйныфташлары: “Без бәхетле идек, чөнки мәктәптә безне Хәбиб абый Хәбибуллин укытты. Эх, нинди яхшы педагог һәм директор иде ул! Темаларны яхшы аңлата, укучыларны беркайчан да ачуланмый, ничектер яратып карый, гел елмаеп кына сөйләшә иде”, — дип сөйлиләр иде. Гомере буе Мәчәләй авылы мәктәбендә эшләп, “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булган укытучы Җәүһәр Сафиулловна да аларның сүзләрен кабатлый: “Эшемдәге уңышларым, беренче чиратта, директорыбызның казанышы, дип әйтер идем. Чөнки мин үземдә аның характерын тәрбияләргә тырыштым. Аның кебек кеше тагын бармы икән? Бөтен яклап та чын КЕШЕ иде Хәбиб абый!” — ди. Читать полностью


