1992 елда, мин редакциягә машинистка булып эшкә килгәндә, Фрунзе урамындагы ике бүлмәле өйдә урнашкан редакциябездә бик тә кысрык иде. Кечкенә бүлмәдә баш мөхәррир кабинеты, ишегалдында секретарь-машинистка, зуррак бүлмәсендә җаваплы сәркатиб Шамил Галимов, хатлар бүлеге мөдире Шамил Баһаутдин, фотохәбәрче Михаил Перегудов, ул киткәч — Әнәс Мингалиев, шофер Абделманов, корректор Әминә Шәмсетдинова һәм бухгалтер Мәрьям Мостафина утыралар.
Читать полностью
Өйрәнгән җирдә калмас
Уку елы азагына якынлашып килә, димәк, 9 һәм 11 сыйныф укучылары мәш килеп дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәләр, ә “Яктылык” мәктәбенең 4 – 6 сыйныф укучылары бу атнада үзләренең иң беренче имтиханнарын тапшырдылар инде. Читать полностью
Алтын заманда туган

Газетаның беренче санын чыгаручылар
1990 елның 9 гыйнвары иртәсендә һәр фатирда һәм һәр йортта гел эшләп торган радиоалгычлар КПСС өлкә комитетының карары белән өлкәбездә татар телендә газета чыгарыла башлау турында хәбәр иттеләр. Бу 1989 елның 21 гыйнварында оешкан өлкә «Туган тел» татар милли үзәге эшләп чыгарган программаның бер пункты буенча алып барылган эш нәтиҗәсе иде. Читать полностью
Сезнең алда җырларга сандугач теле кирәк
Ел саен апрель аенда “Идел” халык ансамбле хисап концерты үткәрә. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программа тәкъдим итте. Читать полностью
Игелекле кешеләр күп
Кеше язмышы алдан язылган, бары тик Аллаһы гына безнең белән ни буласын алдан белеп тора. Ул безнең уйларыбызны да, кылган гамәлләребезне дә белә. Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка бернинди очраклы хәл дә була алмый, һәр кешенең Аллаһыга гына билгеле бер юлы бар. Кемнеңдер тормышы бәхетле генә үтә, ә кемгәдер күтәрә алмаслык зур сынаулар бирелә. Читать полностью
Сугыш михнәтләрен онытырга хакыбыз юк
21 мартта Похвистнево районының Большой Толкай авылы мәдәният йортында «Истории о Великой стране» фестиваленең 1 этабы узды.
Кояш булып балкы, «Яктылык»!
Февраль ахырында Самараның “Яктылык” МБОУ Школа «Яктылык» татар мәктәбендә “Әлифба” бәйрәме узды. Миңа ай башында ук директор Радик Газизов шалтыратып, бәйрәмгә чакырды. Кунакка буш кул белән барып булмый бит, нинди бүләк алып барыйм икән, дип уйланып йөри торгач, Әлифбаның “әти-әнисе” Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗева турында булган бар мәгълүматны бер альбомга туплап, “Яктылык”ка бүләк итәргә булдым. Читать полностью
Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил
Руслан Камалетдинов: “Кайда гына яшәсәң дә, милләтең, динең, тарихың белән горурланырга кирәк”
Адәм баласын язмыш җилләре кайларга гына илтми. Шулай булуына карамастан, кеше барыбер кендек каны тамган туган ягын сагына. Мәкаләмнең герое нәкъ менә шундый күренешнең якты үрнәге булып тора.
Эчке эшләр министрлыгы полковнигы Руслан Рәфыйк улы Камалетдинов 2020 елдан Севастополь шәһәрендә яши, әмма күңеле һаман Самарага тартыла. Шуңа күрә ел саен, Рамазан ае җитү белән, ул әти-әнисе, туганнары янына Идел буенда урнашкан яраткан шәһәренә кайта һәм бер ай буе рәхәтләнеп ял итә. Руслан үзе Баку шәһәрендә туса да, әби-бабасының туган җире булган Самара өлкәсен үзенең кече Ватаны дип саный. Читать полностью
Конкурста катнашырга чакырабыз!
«Ихсан» берләштерә
Рамазанның соңгы көннәре «Ихсан» берләшмәсе әгъзалары өчен бик киеренке мохитта үтте. Бигрәк тә аның җитәкчесе Равил Фазлетдинов иңнәренә зур җаваплылык төште. Безнең газета бу оешма турында даими язып тора. Читать полностью
Яраткан газетабызның юбилей кичәсенә рәхим итегез!
Журнал «Самарские татары» доступен в электронном виде
Журнал «Самарские татары» («Самар татарлары») запустил свой интернет-портал. Теперь журнал размещен в электронном варианте на сайте Татмагазин tatmagazine.ru/. Все изданные номера с 2012 по 2024 год можно скачать в формате ПДФ. Кроме этого, здесь размещены несколько книг и брошюр по истории татар Самарского края, которые также можно прочитать или сохранить в электронном виде. Читать полностью
Өлкә ифтарына меңгә якын кунак килде
23 мартта Самараның «Солидарность Арена» стадионында зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Тирән мәгънәле һәм күләмле дини чара күпмилләтле төбәгебездә икенче мәртәбә генә уздырылуына карамастан, ислам дине белән ныгытылган төрле милләт халыклары бердәмлеген символлаштырды. Читать полностью





