Кләүле район үзәге мине шау чәчкәдә утырүчы хуш исле бакчалары, гүзәл табигате белән каршы алды. Җомга намазына бераз вакыт бар иде әле. Шуңа мәчет имамы Әхкәм Кәрам улы Сафиуллин һәм мәчет аксакаллары белән бераз сөйләшеп алырга мөмкинлек булды. Әңгәмәбез, башлыча, шушы мәчет һәм мәхәллә эшләре турында барды. Читать полностью
Урман аланында Сабан туе гөрләде
Майның соңгы көнендә Мәчәләйдә Сабан туе узды. Быел ул, мәчәләйлеләр теләгәнчә, урман янындагы аланда оештырылган иде. Сабан туе программасында көрәш тә, өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар да, авыл халкы яраткан армрестлинг та, гер күтәрү дә, балалар өчен велосипед узышлары да, җыр конкурсы да бар иде. Читать полностью
Массакүләм мәгълүмат чаралары бергә җыелды
Самарада XXX «Матбугат-2025» фестивале узды
7 июньдә Самараның Струков бакчасында төбәк басма мәгълүмат чаралары һәм телекомпанияләренең юбилей фестивале узды. Читать полностью
Йөзек кашыбыз — Сабантуй!
Сабан туе елга бер килә,
Күңел ачыйк әле җырлап-биеп бер,
Ямьле милли Сабан туебызда
Бәйрәм итү — үзе бер гомер!
Быел Идел һәм Жигули таулары итәгендә үсеп чыккан мәһабәт Тольятти шәһәренә 288 яшь тула. Татар милли мохтарияте эшчәнлегенә 24 ел гына булса да, Сабан туе биредә инде 37нче мәртәбә узды. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән. Чөнки сәхнә урнаштыру гына да бит ат бәясенә төшә. Калган чыгымнарны санап та торасы юк инде. Шуңа да карамастан, бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узды дисәм дә, ялгышмам. Читать полностью
Исәнтимерләр өчәү алар
Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы, Урта Исәнтимер авылы тарихына багышланган китап басылып чыкты.
Читать полностью
Башкорт халкының мәдәни коды
Шушы көннәрдә Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә башкорт биюе бәйрәме узды.
23 майда халык мәдәниятен яратучылар Самара шәһәренең «Ләйсән» халык ансамбленең отчет концертына җыелдылар. Читать полностью
Яралы язмышлар
Мин сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә 15 көнлек бала булып калганмын. Әти сүзен ишетмичә үстем. Читать полностью
Батырлык рухы белән сугарылган
17 майда Гали авылы Мәдәният йортында чираттагы “Халкым минем” фестивале үтте
Похвистнево районында милли татар мәдәниятен саклау һәм торгызу буенча зур эш алып барыла. 18 ел буе район күләмендә үткәрелеп килгән “Халкым минем” фестивале 2022 елдан «Похвистнево районында халык мәдәниятен үстерү» максатчан программасына керә һәм өлкә фестивале кысаларында үткәрелә башлый. Читать полностью
Сау бул, мәктәп! Сау бул, балачак!
24 майда Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Менә 2024 – 2025 уку елы да тәмамланды. Аңа йомгак ясар алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк берничә үзгәреш турында хәбәр итте. Читать полностью
Приглашаем на фестиваль «Пресса-2025″! / «Матбугат-2025» фестиваленә чакырабыз!
Редакция газеты «Бердэмлек», входящая наряду с журналом и сайтом в медиа-холдинг «Самарские татары», на фестивале представит свою интерактивную площадку.
7 июня 2025 года в Струковском саду г.о. Самара состоится XXX Фестиваль СМИ — «Пресса-2025», посвященный Году защитника Отечества. Читать полностью
Язмыш дулкыннарында
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына
Илебез шушы көннәрдә Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итте. Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы һәм газаплар китергән! Миллионнарча гаиләләр туганнарын, ирләрен югалтканнар. Җиңү яулап кайта алганнарының да язмышы төрлечә булган. Кече Ватаныбыз тарихын, сугыш афәте аша узган якташларыбыз истәлеген киләчәк буыннарга да илтеп җиткерү өчен туган як тарихын өйрәнүчеләр архивларда казыналар, табылган тарихи фактларны бастырып чыгарырга тырышалар. Оренбург җире дә үз геройларын хәтерли. Бүген сезнең игътибарыгызга язмышлары Оренбург һәм Самара өлкәләре белән бәйле булган сугыш чоры гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез. Читать полностью
Бабамның хәрби юлы белән горурланам
Сугыш… Нинди куркыныч сүз… Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, фильмнар карап, олы кешеләрнең сөйләвеннән генә ишетеп беләм.
Минем әбием Фәния Нурсәхи кызы үзенең әтисе турындагы истәлекләрен Хәрби диңгез флоты архивыннан алган белешмәләргә таянып язган һәм миңа да сөйләде. Бу сугыш истәлекләре Хәлимов Нурсәхи Җәмин улы турында. Читать полностью
Үткәннәргә бер борылып кара
2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Россия президенты В.В. Путин 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.
Әйе, илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстанда һәм Чечняда, махсус хәрби операциядә гомерләрен ая¬маган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәм офицерларны онытырга беребезнең дә хакы юк. Читать полностью





