Якташларыбыз «Каурый төшә карларга» бөтенроссия каз өмәсе фестивалендә катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үткәргән чараның Мөслим районы җирлегендә узуы табигый. Чөнки Татарстанда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә Мөслим ягының бренды булып тора. Читать полностью
Татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасының язма өлеше оффлайн рәвештә узачак!
Берничә дистә елдан артык Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелә. 2020 елдан башлап, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бөтен дөньяда чара онлайн форматта уздырыла башлады. Читать полностью
Сикәлтәле гомер юллары
Берәү аңламас розаларның хуш исен дә,
Икенчесе әче үләннән бал табар.
Кемгәдер тиеннәр бирсәң — гомере онытмас,
Кемдер, гомереңне бирсәң дә, җан атмас.
Нигәдер бу язмамны моннан мең ел элек яшәп иҗат иткән шагыйрь, шул гасырның хөрмәтле һәм дәрәҗәле, бөек галиме Гомәр Хәйямнең дүрт юллык шигыре белән башлап җибәрәсе килде. Уйлап-уйлап утырасың да исең китә — мең ел вакыт узса да, адәм баласы бер дә үзгәрмәгән икән. Аңлаган кеше генә аңлар моны. Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Ниндидер хәвеф-хәтәр булганын сизенеп, Сәрвиназ өйгә атылып керде һәм телсез калды. Идән уртасына куелган караватта аның бәгырь җимеше, бердәнбере, газиз йөрәк парәсе, дөньядагы иң кадерле юанычы – кызы Назирә үлеп ята иде… Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Кайнана тавышына бала куркып уянды да аңардан да зәһәррәк итеп елап җибәрде. Сәрвиназ, йөгереп килеп сабыен кулына алып, күкрәгенә кысты… Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Ә Гайшә карчык дулады-дулады да, ишекләрне шартлатып ябып, чыгып китте.
Читать полностью
Самарада эшләнгән
10 ноябрьдә узган «Мода территориясе” фестивалендә “Самарада эшләнгән” төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Гайшә карчык бүтәнчә эндәшмәде. Шым булды.
Шушы тавыш-гаугадан соң бер атна вакыт үтте. Рәсим капка төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Кич. Көтүләр күптән кайткан. Кызлар клуб ягына таба баралар. Рәсим дә торып, клуб ягына юнәлде. Бүген биредә яшьләр кичәсе, күбесе сикереп-сикереп бииләр иде инде. Тик Сәрвиназ гына күренми. Әнә, дус кызлары Энҗе белән Нәсимә сөйләшеп-көлешеп торалар. Егет туп-туры кызлар янына килеп басты да:
— Исәнмесез, кызлар! – дип сәлам бирде. Нишләп дустыгыз Сәрвиназ беркайда да күренми әле? – дип сорады, битараф булырга тырышып. Читать полностью
Татарстанга бардым әле…
Татарстанның Әлмәт районындагы Тайсуган авылы — әниемнең туып-үскән җире. Бала чагымда минем дә җәйге каникулларым шушы авылда, әбием куенында үтә иде. Бүген дә анда бик күп дусларым һәм туганнарым яши. Читать полностью
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)
Бераздан ир, телгә килеп, дерелдәгән иреннәре белән:
– Кызым!… Син… Нәфисә кызы Сәрвиназ буласыңмы әллә? – дип сорады. – Мин… мин… синең әтиең. Кичер мине, балам! Әтиегез исән була торып, ятимлек ачысы, газап эчендә яшәтүем өчен!
Ул ике кулын сузып Сәрвиназга таба килә башлаган иде, кыз кисәк кенә борылды да, кыргый җәнлек кебек, зираттан чыгып йөгерде. Сәрвиназ өйгә дә кереп тормады, туп-туры бакчага үтте, алмагач төбендәге эскәмиягә килеп утырды да уйга калды. Читать полностью
Яшьтән бөгелгән тал сынмый
Вакытлыча мәшгульлек файдасы турында
Соңгы елларда югары сыйныф укучыларының күпчелеге укудан буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә тырышалар: берәүләре киләчәк һөнәре буенча курслар уза, икенчеләре, эшкә урнашып, әти-әнисенә ярдәм итә. Читать полностью
Кешеләр сәламәтлеге алгы планда
Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар, ләкин медицина өлкәсендә эшләүче табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары хезмәте аеруча мөһим. Ак халатлы шәфкать ияләре адәм баласына дөньяга килергә ярдәм итәләр, гомере буе аның сәламәтлеген күзәтеп торалар, авырып китсә, дарулыйлар, зурга китсә, өлкә хастаханәләренә юллама биреп, тәмам савыгырга булышалар. Менә Похвистнево районы, Гали авылының фельдшер-акушер пункты (ФАП) хезмәткәрләре дә күп еллар дәвамында авыл халкы сәламәтлеге сагында торалар. Читать полностью
Тормыш китабын укысаң…
Илдар һәм Дания Иваевлар илленче гаилә бәйрәмнәрен каршыладылар
“Тормыш китабын укысаң,
Белер идең барын да,
Ләкин ул язылган, диләр,
Әнкәйләр карынында”, — дип җырлый Ринат Рәхмәтуллин. Читать полностью
Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – АНА булуда!..
Яңгырдан соң балкып кояш чыкты,
Күк капусы ачылган кебек,
Һәрбер яфрак, һәрбер чәчәк чыклы,
Саф бәхеткә манчылган кебек.
Күкләр биек,
Ерак таулар арты күгелҗем,
Син туган көн изге бәйрәм кебек,
Әй, сөендем, балам, сөендем!
Ә менә бала туу сөенечен беренче булып табиб ала. Ул, нәнине үзе тапкандай, куана, әгъзаларының исән-имин булуын күреп шатлана, бисмилласын әйтеп, баланы әнисе кулларына тапшыра.
Бүгенге мәкаләм Тәнзилә Мирза кызы Шиһапова турында. Ул – табиб. Үзе дә табиб гаиләсендә туган. Аның әнисе Рәйсә, Кинель-Черкасс медучилищесын тәмамлагач, Татар Байтуганына эшкә килә. Бу авылда ул елларда меңнән артык кеше яшәгән. Ачлык, ялангачлык, ачлыктан интегүче ятим балалар, нужа куып хәлсезләнгән аналар… Читать полностью