Ни генә дисәгез дә, милләттәшләребез бер-берсе белән очрашырга, сөйләшергә, үзләре өчен яңа ачышлар ясарга яраталар да инде! Һәм элеккеге елларда күпләр татар пятачокларына, Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәренә, Казан артистлары концертларына йөрүдән канәгать калсалар, бүгенге яшьләребезне моның белән генә гаҗәпләндереп булмый. Шуңа күрә алар өчен татар дискотекасы, “Татар мафиясе” кебек яңа форматтагы чаралар, төрледән-төрле осталык дәресләре оештырылып килә. Ә иң мөһиме – татарларда бер-берсе белән күрешү, үзара ана телендә аралашу, татар җырларын тыңлау, соңгы хәбәрләр һәм тенденцияләр белән танышу теләге бар. Боларның барысы да безне берләштерә.
“Психология һәм иҗат: көзге кәефсезлек яисә ил-һам?” дип аталган арт-очрашу нәкъ шундый яңа чараларның берсе булды. Аны 4 октябрьдә Идел яры буенда урнашкан бер кафеда Альфия Сулейманова Әлфия Сөләйманова студиясе үткәрде. Читать полностью →