Бүген мөгаллим, «Әлифба» китабы авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гататдин Вагыйзовның туган кене!

БезымянныйБыел «ӘЛИФБА»бызга 60 ел тула! Ул беренче тапкыр 1965 елда басылып чыга.

1908 елның 20 октябрендә (күп интернет ресурсларда 24 октябрь дип язалар. Дөрес түгел, Байтуган музеенда сакланган туу турында таныклыгында 20 октябрь диелгән) Самар губернасы, Богырыслан өязе (хәзерге Самар өлкәсе Камышлы районы) Татар Байтуганы авылында туа. Башлангыч белемен мәдрәсәдә ала. Камышлыда Коммунистик яшьләр мәктәбендә укый. 1921 елда Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый.

1933 елда Казанның педагогия институтында филология факультетында укый башлый. Институтны бетергәч, аспирантурада калдырала. Шуннан соң Арча педагогия училищесына эшкә чыкырыла. Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Харковь янында булганда чолганышка эләгә һәм әсирлеккә алына. Аннан АКШ гаскәриләре коткара. Туган иленә кайткач, Печора лагерена озатыла.

Әсирлектән 1949 елда гына азат ителә. Әсирлектән азат ителгәч, балалар тәрбияләү эшен дәвәм итә. Укытучы, мәгариф булегендә инспектор булып эшли башлый. Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбиятын укыта, бу фәннәрне укыту методиксын өйрәтә.

1960-елларда беренче «Әлифба» китабын төзи башлый. 1965 елда «Әлифба» дөнья күрә. 1986 елда хатыны Рәмзия Вәлитова белән берлектә 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба» төзи. Аның «Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы» китабы «Лингводидактиканың ин зур казанышы» дигән бәя ала.

Сәләй Вәгыйзов төзегән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» китаплары, методик кулланмалар һ. б. дистәләгән еллар дәвамында хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

С. Г. Вагыйзов – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Ушинский медале белән бүләкләнгән.

vXj8Tmr67_Jm85rqpopMJUt7nzlZxUJuuMxZOfHu-DTl1qCG2gexHPHLdcL7dosqUPGGXAApUtI2CVwLV6cig59JCuOTM8IEZVADjDzbsWAZIHHnMJEwNwsSUqvFdJ8QlMmtZHzdmMy-nhAhb6zD59JAmShOisp9FMRT_WkEgPDETkKj

«Бердәмлек».

Просмотров: 484

Комментирование запрещено