Октябрь башында Россиядә һәр кешенең балачак хатирәләрендә алтын эз калдырган кешеләр – мөгаллимнәр көне билгеләп үтелә
Армый-талмый хезмәт итүче, балалар күңеленә игелек орлыкларын чәчүче, белем илендә тәүге ачышлар ясарга ярдәм итүче, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны бу көнне аеруча хөрмәтләп, аларга җылы теләкләребезне юллыйбыз.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан 20 елдан артык Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар һәм рус телләре, әдәбият укытучысы булып эшләүче Гөлфия Мәрдегалим кызы Таҗетдинова белән әңгәмә корып, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык. Читать полностью














