Быел «ӘЛИФБА»бызга 60 ел тула! Ул беренче тапкыр 1965 елда басылып чыга.
1908 елның 20 октябрендә (күп интернет ресурсларда 24 октябрь дип язалар. Дөрес түгел, Байтуган музеенда сакланган туу турында таныклыгында 20 октябрь диелгән) Самар губернасы, Богырыслан өязе (хәзерге Самар өлкәсе Камышлы районы) Татар Байтуганы авылында туа. Башлангыч белемен мәдрәсәдә ала. Камышлыда Коммунистик яшьләр мәктәбендә укый. 1921 елда Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый. Читать полностью














