Укытучылар көне белән!

день учителяХөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

“Самар татарлары” мәгъ­лүмат медиа-порталы администрациясе.

«Яктылык» мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе  Гөлчәчәк Әбүгали кызы НУРУЛЛИНАга!

kDwAaYlX8jg0n4BlXmVVy-9y8WWhQXRPmijTTAwbIrQd9jw7Lm2qZhoverSrWXRAGvMc1JJZjdhyiieBTNpYe_mq

 Хөрмәтле Гөлчәчәк Әбүгалиевна! 

Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз!

Сез егерме елдан артык “Яктылык” татар мәктәбендә укучыларга математика укыттыгыз, биредә күп еллар завуч булып эшләдегез. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы һәм катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.

Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм  якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары, “Яктылык” татар мәктәбе коллективы һәм ветеран укытучылары.

Өлкә «Туган тел» татар оешмасының яшьләр төркеме активисты Сабир ГАЛИМУЛЛИНга!

FLzjUjw7aQ0Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар, сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле тормыш насыйп итсен.

Без сине кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Татар хәрәкәтенә керткән өлешеңә, риясызлыгыгыңа, киң күңелеңә сокланабыз. Алдыңа олы максатлар куеп, кыю адымнар белән бар. Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.