Бөек Җиңүгә миллионлаган кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, әтием, синеке, аныкы… Сугыш афәте кагылмаган гаилә, кайгы шакымаган ишек, капка калдымы икән?
Безнең әтиебез Мөгътәбәр, аның бертуган абыйсы Мөҗаһит абый да яу кырында булганнар, яраланып булса да, өйләренә әйләнеп кайтканнар. Ә менә әниемнең бердәнбер абыйсы Фәез мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган.
Бабабыз Йосыф сугыш башланганын, улының яу кырында һәлак булганын белмичә бакыйлыкка күчә. Әле ярый белмәгән. Үләр алдыннан ул, Фәез абыйны дәшеп, янына утырткан да: “Улым, синең тәрбияңә ике сеңелеңне калдырып китәм, аларны күз караңдай сакла. Әниеңә терәк бул, балам”, — дигән.
Исән булса, газиз әтисенең васыятен һичшиксез үтәгән булыр иде абый. Бик чибәр, тәртипле, акыллы егет була ул. Әбиебез Оркыяның кулында улының мәңгелеккә ятып калганын раслаучы кара мөһерле, өчпочмаклы хат булса да, Иске Ярмәк авылы кешесе үз күзләре белән күргәннәрен кайтып сөйләсә дә, ул гомере буе газизен көтеп, сагынып, күз яшен түкте. Ә әни белән Әнисә апай!?
Искәндәр абыемны әби, Фәез абыйга охшатып, аерым яратты инде. Әбиебез бик еш Искәндәр абыйга: “Улым, бер җае чыгып, абыеңның каберен табып, бер уч туган җир туфрагын салып кайтырсың, ул вакытта мин булмам инде. Аның кабер туфрагын алып кайтып, минем каберем өстенә салырсың. Мин ышанам, кайчан да булса җаен табарсың һәм минем васыятемне үтәрсең”, — дия иде.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 11 октябрь санында укый аласыз.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 540




