Хуш киләсең, Яңа ел!

Yy54wCIeOlozAbg4tkzNFeqHXuuTnSiQupfKMRevk0ttO2UpaNmfTMGZeOmz1jU-YxumRLquAypdMUfKKy3JE3ZdКичә өлкә Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» кичәсе уздырды. Читать полностью

Яшәү шундый җиңел булыр иде…

yelaBGax7Uxy_vvLyDQYq7ewqWC-63Rq9MgOwCURLvWJJhpvng9ZMX4qCamrpDSrA1tZgGWgMcP2NdkhaYKvbJtC9 декабрьдә шагыйрь Фәнис Яруллинның вафатына 14 ел тулды

Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга.
Һәрберебез өчен ата таң.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.

Бу шигырь юлларын мин 1999 елда Сәләй ага Вагыйзовтан ишеткән идем. Бу болай булды: “Печора лагереннан кайткач, мине эшкә беркая да алмадылар. 1 сентябрьдә мәктәпкә, хатыным Рәмзиягә мине урман кисәргә җибәрүләре турында әйтергә кергән идем, укытучылар артлары белән үк борылып бастылар, — дип искә алганда Сәләй аганың күзләренә яшьләр килде. – Элеккеге дусларымның гамәленә караганда себер суыклары берни булмаган икән…” Читать полностью

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрдән үрнәк алыгыз!

t0QNhllZpF70iIvEj05ROnbXcF2Wo5i5fe2o3QVxRP48o3QQyN2tn5GRAkaoEg8eDQToSLPvHjFR-EziZcPCShDLПохвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды. Әйтергә кирәк, инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чара зур социаль әһәмияткә ия булып тора. Читать полностью

«БИНГО» гаилә бәйрәменә әверелде

0Самарада төрле буыннарны бергә җыйган татар кичәсе узды

Үткән атнада татар телендә гаҗәеп җылы һәм күңелле чара – «Бинго» уены оештырылды. Ул, балаларны, ата-аналарны һәм өлкән буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ана телендә аралашырга, бергәләп татарча уен уйнарга һәм җырлап, көлеп күңел ачарга ярдәм итте. Ягъни бу күңелле ял һәм, бер үк вакытта, туган телне куллану өчен яхшы мөмкинлек булды. Читать полностью

Бәлки, соңгысы булмас әле!

kj85M8nWdp46CKopCdmPZFrfPRVWzdNJWFZS0j1Xq4cEqCuBVLb6ramcbzpzu-PRplzUzKkDUyDydZtwtmN-FREwРоберт Гәрәевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Көзнең соңгы көннәренең берсендә без Денис авылының Мәдәният йортына Роберт абый Гәрәевның яңа гына дөнья күргән “От прошлого к настоящему” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Читать полностью

Ике авыл — бер язмыш

J9K_896hBiD3zq5eyHbg7NoJ1iROMu5iOgyuaHPRntd44urOdN4ciGYVqlfoDAXkz13F9nBzPJN2DEKohwpeDp-vСамара төбәгенең үткәне турында чираттагы китап дөнья күрде. Ул “Ике авыл – бер язмыш. Карабикол һәм Татар Әбдекие тарихы очерклары” дип атала. Читать полностью

Сызран шәһәренең «Туган тел» оешмасына — 35 ел

0Sxek_I7-n53Gh7kOkJXLZ1BIHA72gvTOvKWBEEgmV9q296PIIsM642rJWO3RsvimIEqHH_ERr-DXZV74x__KDYkКайвакыт тарихны тудыру өчен бер кеше йөрәгендәге очкын да җитә. Сызран шәһәрендә шушындый очкын менә инде 35 ел буена татар телен һәм мәдәниятен саклап килүче “Туган тел” җәмгыятен оештыруга сәбәпче була. 2025 елның 2 декабрендә юбилеен билгеләп үткән берләшмә шәһәр тарихында лаеклы урын алып торуын исбатлады. Читать полностью

Гармунчы‑виртуоз Мидехәт Әминов «Ир‑ат‑профессионал» исемен яулады

XVC6P_wE_sFTtmDYUwCA1K2QFbidEhXnJKFrO_BIcHQlsfUqFfyt9L2Xt3ejQEI52RjHyQmmhfZ75CQlJDw48h7VБүген, 11 декабрьдә, Самараның Совет районы администрациясендә “Ел ир-аты-2025” иҗтимагый акциясенә нәтиҗә ясалды. Гармунчы-виртуоз, «Идел» ансамбле җитәкчесе, артист булып туган Мидехәт Аминов «Ир-ат-профессионал» номинациясендә җиңүче булды. Читать полностью

«Әни» сүзеннән яшәеш башлана…

Oxk2eaFR1YboyUuHeDY21bWxuPaZ1ldl0u43qlaIVXMiJgAha55EUJ4v8xgOJxQLTVGaEajvGt8tzW_xcQwOHY1bЕл саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Аналар көне билгеләп үтелә

1998 елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин Указы буенча гамәлгә куелган бәйрәмнең әһәмияте, масштабы елдан-ел үсә, чаралар саны арта бара.

2025 ел Самара өлкәсендә Күп балалы гаиләләр елы дип игълан ителгән иде. Шунлыктан быел Әниләр көне уңаеннан шәһәр һәм өлкә буйлап күпсанлы тантаналы чаралар узды. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларны, тәрбиягә алынган балаларны үстергән һәм күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр. Читать полностью

«Хореограф мәдәни мирасны саклау миссиясен үти»

0O26ffOh8LgYckwd9D2Lle3DRp3frIk35_wVwvVkMT4PEyXTzSNHWxttDG1WimBUnAQoX7uaxqmNag_T2wgAUBn0«Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә Огурцова  — ансамбльдә 25 ел!

Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле концертларына йөрүчеләр артистлар башкарган искиткеч биюләргә сокланмыйча калмыйлардыр. Ә бит бию – ул тирән мәгънәгә ия, хис-тойгыларга, иҗади идеяләргә бай булган композиция. Һәм аның авторы бар. Ул – хореограф. Биючеләр һәрвакыт тамашачының күз алдында булса, биюне куючылар исә гел сәхнә артында калалар.

Бүген без сезне “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә искиткеч биюләр иҗат итүче кешеләрнең берсе – Гөлназирә Огурцова белән таныштырабыз. Читать полностью

Сер бирми яшәргә тырыша баласын югалткан аналар…

evkCrHr33eiWqNjV_HA4rc-SA_4Rkgo9C3i4f3H6kxVysDcmSMeuCFiQgzF72UVBlBA5Z_ux4MAz91txz9hnmLpGГеройларча һәлак булган хәрбиләрнең әниләре ничек яши?

Карынында яңа җан яралганны белеп алганнан соңгы сулышына кадәр ана «балам» дип яши. Бала — хатын-кызның тормыш мәгънәсе. Сабые тууга әни кеше үзе турында бөтенләй оныта сыман. Ул йөрәк парәсе өчен утка да, суга да керергә әзер.

Әниләр көне уңаеннан басылып чыгачак мәкаләмне уллары сугыш кырында ил мәнфәгатьләрен яклаучы, аерым ихтирамга лаек булган аналарга багышларга булдым. Читать полностью

Дус яшибез, бергә җырлыйбыз…

TGFpczDI3-m-5tMH2Xk4wfx6ypGu20Wp80F85E8zgQgAzWIQq22qmSk1rQgV1n9YD4KfK65HscWfq8dEr4HbuP5QПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында үзешчәннәр концерты узды

Безнең Мәчәләй һәм күрше Мансур авылы һәрвакыт дус, таныш, зур хөрмәт, җан күршеләр белән аралашыбыз. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда мансурлылар Подбельскийдан Мәчәләй аша ягулык мичкәләре ташыйлар иде. Төнгә таба Мәчәләйдә кунып калырга туры килгән. Шул вакытларда җирле халык белән кунаклар арасында бөреләнгән дуслык, гомер буе дәвам итеп, балаларга, оныкларга да күчкән. Без һаман шул кешеләр белән аралашабыз. Читать полностью

Хәмерсез кичәләр — Әлфиянең үзенчәлеге!

SuWy1qq1hSB_XwJ1YWDNkBcCK789mm1Y3y3UK_kv4d6fUQtX8Us-VYSUr1NLG2hGkTjLKlco2bShOjpjvVZwFQIxСамарада «Дусларым бар» дип аталган чара узды

Татарларның бергә җыелуы – шатлыклы күренеш. Күпләр өчен бу, танышлары, дуслары, туганнары белән очрашып, бергәләп күңел ачу мөмкинлеге.

Социаль челтәрләрдә Әлфия Сөләйманованың  “Дусларым бар” кичәсенә чакыруын күреп алган татарлар бик теләп Идел яры буенда урнашкан “Перчини” ресторанына җыелдылар. Аларны 18 кешедән торган оештыру командасы каршы алып торды. Кунаклар өчен алдан ук дресс-код та билгеләнгән иде — элегант, татар элементлары кертелгән кием. Читать полностью