Сер бирми яшәргә тырыша баласын югалткан аналар…

evkCrHr33eiWqNjV_HA4rc-SA_4Rkgo9C3i4f3H6kxVysDcmSMeuCFiQgzF72UVBlBA5Z_ux4MAz91txz9hnmLpGГеройларча һәлак булган хәрбиләрнең әниләре ничек яши?

Карынында яңа җан яралганны белеп алганнан соңгы сулышына кадәр ана «балам» дип яши. Бала — хатын-кызның тормыш мәгънәсе. Сабые тууга әни кеше үзе турында бөтенләй оныта сыман. Ул йөрәк парәсе өчен утка да, суга да керергә әзер.

Әниләр көне уңаеннан басылып чыгачак мәкаләмне уллары сугыш кырында ил мәнфәгатьләрен яклаучы, аерым ихтирамга лаек булган аналарга багышларга булдым.

Газиз балаларын ут эченә озатып калган бу әниләрнең йөрәге ничек янганны, җаннары ничек әрнегәнне татып карарга Аллаһы Тәгалә беркемгә дә язмасын.

2022 ел Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Нурсинә Мусина өчен иң үзәк өзгеч елларның берсе булгандыр, мөгаен. Чөнки Украинада махсус хәрби операция башлануга, аның кече улы Искәндәр, контракт төзеп, Ватаны алдында бурычын үтәргә китә. Бу яңалыктан аңына килергә дә өлгермәгән анага килеп ирешкән яңа хәбәр аяз көнне яшен суккандай була — олы улы Рәмис мобилизация буенча хезмәткә чакырыла.

Чи иткә ут капмый, диләр. Ана кешенең йөрәге үрсәләнеп янса да, ул, сабыр булып, улларыннан хәбәр, кыска вакытлы ялларга кайтуларын көтеп яшәвен дәвам итә. Шулай, 2024 елның августында, бәлки Рәмисем ялга кайтыр дип, очрашуга өметләнеп йөргәндә, Нурсинә апаның капкасын кара кайгы кага — Рәмис Ватаны алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган…
Озак та үтми, улының гәүдәсен алып кайтып, бөтен авыл халкы җыелып, геройны зурлап җирлиләр. Менә шушы көннән соң Нурсинә апаның аяк астында җир убылып, яшәеше туктап калгандай була. Берничә ай ул куркыныч төштән айный алмагандай яши.

Язмыш… Нишләтеп тә булмый. Бераздан сугыш кырындагы Искәндәре, кызы, оныклары, тормыш иптәше хакына, бөтен көчен җыеп, алга таба яшәргә кирәклеген аңлый ана. Утсыз дөрләп янган йөрәк әрнүен беркемгә дә сиздермәскә тырышып, алдагы гомерен тулысынча Рәмисе истәлегенә багышларга карар кыла ул.

Шулай, 2025 ел керүгә, Нурсинә ханым авылдашы Лилия Идрисова белән маскировкалау челтәрләре үреп булса да хәрби якташларыбызга ярдәм итә башлыйлар. (Автор искәрмәсе: Лилиянең бертуганы Руслан Идрисов та бүгенге көндә МХО зонасында). Моның өчен алар Подбельскийга барып укып кайталар. Авыл советы бинасында активисткаларга бер бүлмә бирәләр. Нурсинә апаның тормыш иптәше Самат һәм тагын берничә авылдаш хатын-кыз да шунда ук бу изге эшкә кушылалар. Челтәр үрү өчен бөтен кирәк-яракны мәрхүмнең әнисе үзе сатып ала.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 43нче санында укыгыз.

 Эльмира СӘЙФУЛИИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 517

Комментирование запрещено