Дус яшибез, бергә җырлыйбыз…

TGFpczDI3-m-5tMH2Xk4wfx6ypGu20Wp80F85E8zgQgAzWIQq22qmSk1rQgV1n9YD4KfK65HscWfq8dEr4HbuP5QПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында үзешчәннәр концерты узды

Безнең Мәчәләй һәм күрше Мансур авылы һәрвакыт дус, таныш, зур хөрмәт, җан күршеләр белән аралашыбыз. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда мансурлылар Подбельскийдан Мәчәләй аша ягулык мичкәләре ташыйлар иде. Төнгә таба Мәчәләйдә кунып калырга туры килгән. Шул вакытларда җирле халык белән кунаклар арасында бөреләнгән дуслык, гомер буе дәвам итеп, балаларга, оныкларга да күчкән. Без һаман шул кешеләр белән аралашабыз.

2025 ел әкренләп ахырына якынлаша. Бу вакытта үтеп баручы елда булып узган вакыйгаларга, башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү гадәте бар. Әлбәттә инде, мәдәният хезмәткәрләре дә моңардан читтә калмыйлар.

Менә быел да Иске Мәчәләй һәм Яңа Мансур авылларының Мәдәният йортлары эшчеләре, үтеп баручы елга йомгак ясап, халыкка үз хезмәтләрен күрсәтү ниятеннән зур концерт әзерләгәннәр иде. Ул 13 ноябрьдә Иске Мәчәләйдә узды.

Яңамансурлылар беренче булып чыгыш ясау хокукын мәчәләйлеләргә бирделәр. Хуҗалар да кунакларны ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде. Әйтергә кирәк, безнең Мәдәният йорты шәһәрнекеләрдән бер дә ким түгел. Якты, ямьле, матур, артистлар өчен дә, тамашачылар өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.

Иске Мәчәләй һәм Яңа Мансур җырчылары, биючеләре, гармунчылары халыкка бай эчтәлекле программа күрсәттеләр. Мөһим темаларны да читләп узмадылар алар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциягә багышланган җырлар, шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемнең йөрәк түренә үтеп кереп, уйланырга, моңсуланырга мәҗбүр итте.

Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.

TGFpczDI3-m-5tMH2Xk4wfx6ypGu20Wp80F85E8zgQgAzWIQq22qmSk1rQgV1n9YD4KfK65HscWfq8dEr4HbuP5Q

Сәгыйдә СУБЕЕВА, Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 500

Комментирование запрещено