«Ләйсән» биючеләре яңа үрләр яулый!

HuljCEr4C0uMx5iWlDRpnBo_6nIrJcLGq8772X9bc3_-cVHN1wtn_5du0OuohsXTSlDn6jOQ2HHbQNZgtvj9gkzcСамараның башкорт ансамбле бәйгеләрдә үз осталыгын раслады

2026 елда Самара шәһәренең «Ләйсән» халык башкорт бию ансамбленең өлкән төркеме Башкортостанда үткәрелеп килгән «Байык» («Баик») республика конкурсында катнашырга карар кылды. Читать полностью

Шәфкатьлелекнең чиге юк

tkd08K_Y7xayg4W_SETuweyic9Q6tWmz2lvdjOaAqWzHP9AMD7J4igOPFjW441yrEew_ft-Q22JGDOGWk-lrL6zVСоңгы вакытта волонтерлар төшенчәсе, бәлки, иң еш ишетелгән сүзләрнең берседер. Кемнәр соң алар — волонтерлар?

Минемчә, бу башкаларның проблемаларына һәм газапларына битараф булмаучы, бүләк яки мактаулар көтм¬чә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүчеләр. Мондый кешеләрнең шәфкатьлелеге масштаблы акцияләрдә генә чагылмый, ешрак алар тыныч кына, беркемгә дә сиздермичә изге гамәлләр кылалар һәм алар өчен мәрхәмәтлелек табигый күренеш булып тора. Читать полностью

Самарадагы беренче ифтарлар

I-wamRxdBLFCGXxE81Wggf_Bmaq5dZzPtEnwk_rbNg6uJ2Bbj15UGRIn9-ewdFukqCrMdTYtEw0vnUmtvYhUITc7Шәһәребездә авыз ачу мәҗлесләрен кем үткәрә башлаган?

Рамазан аеның 7 мартында Самараның «Солидарность-Арена» стадионы территориясендә чираттагы өлкә ифтары узды. Ләкин зур ифтарлар үткәрү безнең шәһәрдә яңа эш түгел. XX — XXI гасырлар чигендәге татар милли-рухи хәрәкәтенең тарихы шуны күрсәтә ки, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылынган бу гамәлгә – зур мәҗлесләр уздыруга өч дистә ел элек үк башлангыч бирелгән. Моны татар-башкорт яшьләре ярдәме белән өлкәбездәге беренче милли-мәдәни оешма — «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары Мансур Ямалетдинов (1938 — 2022), Шамил Әхмәров, Марат Гыйбадуллин башкарып чыгалар. Читать полностью

Өлкә ифтары масштаблы үтте

MTMj6AxAmZVRcqROMRvF_avtQhjqPqCswOgj2JJSCjSaexBGgmYVc6FSK0bZ1dD9wKXnqYALiBbugy__lVYPmpuY7 мартта «Солидарность-Арена» стадионында бөтен Самара өлкәсеннән мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән ифтар узды. Мондый зур чара мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә инде. Һәм, әйтергә кирәк, елдан-ел ул югарырак дәрәҗәдә оештырыла бара. Читать полностью

Вагыйзов мәктәбен үттек без

aWTaIfoAC8Gr4qYt2Yj0Hn5tMBB6izMcLApAkCvbiMYJMlSykk6HG4L-SeubjgGKAPNuhsoiG8yk9IzmWClk04vO5 март — танылган остазның үлгән көне иде

Хөрмәтле редакция! Мин Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания ханым Абзалованың үтенече буенча сезгә остазым Сәләй Гататович Вагыйзов турындагы язмамны җибәрәм. Читать полностью

Бердәмлек һәм рухи традицияләрне торгызу символы

ng-88NvwfDlgneNefAps7fCX6uSI2iIU3xg4HvIRT37MvcJMuKhDLOYaYwUPri1PLc6Rfam9ACrKTNVwTJy_vx3qРамазан ае — рухи чистарыну һәм шәфкатьлелек чоры һәм бу изге көннәрне якыннарың, күршеләрең, авылдашларың белән бергә уздыру аеруча кыйммәтле. Шуны күздә тотып, 28 февральдә Яңа Мансурда авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Читать полностью

Күркәм холыклы гүзәл зат ул!

MgALUjdIKy1tUGRxtzX-_DT7zEqrqSJUf3znAgyqr_rBvnGTcsNMOZVDfDcjGFRA-32LGfOMdIY79Gs6i1_JDRaQКамышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче ачык йөзле, мөлаем Әлфия ханым Баһаутдинованы өлкәбез татарлары арасында күпләр беләдер. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде, бүгенге көндә атаклы “Ак каен” ансамблебез эшчәнлегендә актив катнаша, бик матур җырлый, бии, сүзгә оста буларак, төрле бәйрәмнәрне, чараларны алып бара. Читать полностью

Рамазан — изгелек һәм шәфкать чоры

kTKxzzoPjNi1AGvOOdGp2yNp31CvbisM9tZ04paJtbZhYKPNkY-Dp7lgBymA_4iOsX7w5lX3FGDyK9ESUDGc-yEKСамараның “Нур” мәдрәсәсендә үзенчәлекле балаларның әниләре өчен ифтар мәҗлесе узды

Барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае – ул тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә басынкылык, гамәлләрең турында уйлану чоры, үзеңне үзгәртү мөмкинлеге һәм, әлбәттә инде, игътибарга һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләргә булышу өчен тагын бер сәбәп тә. Хәер, мөселманнар һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, ә инде изге айда кылынган игелекләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын йөз тапкыр арттырып бирә. Читать полностью

Хезмәттәшлегебез озын гомерле булсын!

Np8bxwCQQXaE5vkoUt9LXq2N3wjI2K5U6C_66f_rw3ktxmb_XRjXsv816Vxrry8JreCmjR58xZjD_MIlq7NBsHo4Ансамбльнең бер гаиләдәй иҗат итүе – җитәкче казанышы

Моннан 3 ел элек Самараның милли иҗади бакчасында беркемгә дә охшамаган, тамашачылар моңа кадәр күрмәгән форматта эшләүче “Заман” балалар фольклор ансамбле шытып чыкты. Энергиясе ташып торган җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева тырышлыгы белән әлеге төркем тиз арада үзен өлкәдә генә түгел, Татарстанда да танытты. Тик төрле сәбәпләр аркасында Вәсимәгә “Заман”ны башка җитәкчегә тапшырырга туры килде. Шундый зур тырышлык, мәхәббәт белән булдырылган ансамбльне теләсә кемгә ышандырып булмый бит инде! Шулай итеп, эзли торгач, талантлы балалардан торган төркем музыка, иҗат өлкәсендә зур тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Рима ханым Шлыгина-Шәймиева кул астына күчте. Читать полностью

Герой-шагыйрь — үз Ватанының улы!

rtUTuM0xCojThwDvPwdze8Q9U7ypkL2DiFwB8YGnKNE0NSE50Nh7d-ijXE65Ow--GaBsz3kcKM_LUdWzJKAVCrdeТатар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Денис авылының Мәдәният йортында «Герой-шагыйрь — үз Ватанының улы!» дип исемләнгән тематик кичә узды. Ул Лимоза Бикмөхәммәтова җитәкчелегендәге «Нур» татар милли мәгърифәтчелек оешмасы ярдәме белән, мәдәният хезмәткәрләре, җирле үзешчән артистлар һәм мәктәп балалары катнашында үткәрелде. Читать полностью

54 елдан соң очрашу

a3HTETHvH6Kcj4S6eKXOJbjv7mdJv5gW-LDooE45_7OPx7XMpEhot5mlUIZlvyVSg8vfIQCvvE4l_yRWSY405KnrУзган елның декабрь аенда Пенза шәһәренә барып, Польшада һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә бергә хезмәт иткән бик якын иптәшем белән очрашкач, “бер күрешү – үзе бер гомер” дигән гыйбарәнең асылын тагын да аңлый төштем. Әле менә кичә генә көч-куәтле, гайрәтле егетләр кебек идек, ә армиядән соң 54 ел үтеп киткән инде. Читать полностью

Дәрт-дәрманы ташып тора!

RBdbLaeFxYkXmFYrTpHC-wmawXrcJR5DlQ17zWiMeO-Y-q_KAHvyNFM_LfDxdK5dO9L0ip_4zUNl5NOsQNKxiyQAСамараның танылган җырчысы Искәндәр Әхмәтовның концерты узды

14 февральдә шәһәребезнең А.С.Пушкин исемендәге ти¬мер юлчылар мәдәният йортында Самара татар эстрадасы аксакалларының берсе – өлкәбезнең танылган артисты Искәндәр Әхмәтовның ябык концерты узды. Ул җырчының 70 яшьлек юбилеена багышланган иде. Читать полностью

«Авылда эшләрмен дип уйламаган идем»

iHwcegwHy_yps6SC2XBrC70gDD8aeGW_PSFrjpkjiKYuH3gUHD8Sjz5QTIqpEXHD1wERVOcRgbp-AcgGPOVVEjgR21 февральдә Фельдшерлар көне билгеләп үтелә

Табиб гомере буе үз-үзенә хуҗа кеше түгел. Ә авыллардагы табибларның эш көне гомумән чиксез. Ул вакыт белән санашып хезмәт итми. Көне буе эшләп, өенә кайткач та, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булса, кырык эшен кырык якка ташлап, яңадан булышырга ашыга. Чөнки кеше гомере кыл өстендә торганда бар өмет аларда бит. Читать полностью