Самараның танылган җырчысы Искәндәр Әхмәтовның концерты узды
14 февральдә шәһәребезнең А.С.Пушкин исемендәге ти¬мер юлчылар мәдәният йортында Самара татар эстрадасы аксакалларының берсе – өлкәбезнең танылган артисты Искәндәр Әхмәтовның ябык концерты узды. Ул җырчының 70 яшьлек юбилеена багышланган иде.
Менә инде 50 ел сәхнәдән төшмәгән, татар җырларын искиткеч матур итеп башкаручы, гаҗәеп моңлы тавышлы Искәндәр әфәнде туган көнен якыннары, туганнары һәм дуслары арасында билгеләп үтте. Шуңа күрә залда бик җылы атмосфера хөкем сөрде.
Юбилярның шатлыгын уртаклашырга аның сәхнәдәш дуслары да җыелган иде. Алар арасында – Газинур Фарукшин, Илнур Алтынбаев, Ренат Вәлиев, Рәшит Гыйззәтуллин, Тәлгать Хәйруллов, Рәүдә Шәймәрданова һәм башкалар.
70 яшь тулуга карамастан, Искәндәр Әхмәтов — һаман да дәрт-дәрманы ташып торган сокланырлык артист! Аның моңлы тавышы кешеләрне шулкадәр үзенә әсир итә ки, залдагы халык, артистка кушылып, рәхәтләнеп җырлап утыра.
Концертны оештыручыларга аерым рәхмәтләр белдерәсе килә. Иң беренче чиратта, бу – Искәндәр абыйның улы Рөстәм. Ул җырчы буларак та, оештыручы буларак та бик оста. Рөстәм тамашачыларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Юбилярның олы малае Илгиз дә залда иде. Искәндәр әфәнде сәхнәдән балаларының әнисе Хәнифә Сәетгәрәй кызы, туганнары турында бик җылы сүзләр әйтте. Җырчының якыннары туган йортларының җылы учагын саклап яшиләр, кунакка кайткан туганнарын ачык йөз белән каршы алып торалар икән.
Миңа да концертта администратор буларак катнашу бәхете тиде. Һәм бу минем өчен зур тәҗрибә туплау иде. Тамашага килгән кунакларны каршы алып торуы да күңелле булды. Әмма, әйткәнемчә, төп оештыру эшләре Рөстәм Әхмәтовның җилкәсенә төште. Техник, профессиональ тавыш һәм яктылык җиһазлары, сәхнә бизәлеше, режиссура – боларның барысы да югары дәрәҗәдәге тамаша тудырды.
Оештыру эшләреннән тыш, мин шулай ук җырчы буларак та катнаштым бит әле. Без Эльвира Хәбибуллина һәм Венера Абдрахманова белән сәхнәдән чыгыш ясадык.
Концерт бер сулышта узды. Туган ил, ана, мәхәббәт турындагы матур җырларга хозурланып, кешеләр аның үткәнен сизми дә калдылар. Искитмәле тамашадан барысы да бик канәгать калып таралыштылар.
Искәндәр әфәнденең иҗади юлы озын булып, аңа киләчәктә дә халыкны моңлыдан-моңлы җырлары белән куандырып яшәргә язсын!
Залия БУЛГАРСКАЯ ДИНМУХАМЕТОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 478





