11 февральдә Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 5 ел тулды
2021 елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә «Бердәмлек» өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Шурасы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы булган хезмәткәребезнең йөзеннән елмаю төшми иде. Чөнки ничәмә еллар буе полициядә хезмәт иткән тормыш иптәше подполковник Рәмис Арслановка фатир биргәннән бирле алар капиталь ремонт, җиһазландыру-бизәү эшләре белән мәшгуль булдылар. Яңа фатирга күчү мәҗлесенә әзерләнеп йөргән бәхетле көннәрнең берсендә хезмәткәрләрен өй котлау мәҗлесенә чакырды. 25 декабрь иде бугай. Читать полностью













