5 февральдә Искәндәр Әхмәтов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шул уңайдан Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысына кардәшләре һәм Татарстандагы иҗатташ дуслары зур бәйрәм ясарга җыеналар. Без дә, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, бу вакыйгадан читтә кала алмыйбыз, әлбәттә. Ни дисәң дә, бер даирәдә кайныйбыз – татар телебезне һәм мәдәниятебезне саклау, халкыбызның милли аңын күтәрү, агарту эшләре белән шөгыльләнәбез. Кызганычка, илле ел гомерен шушы ансамбльдә җырлап, халкыбызга бәйрәм ясап йөргән Искәндәребез турында газетабызда бер генә зур мәкалә дә чыкмаган, ләбаса! Аллаһыга шөкер, хатабызны төзәтергә әле соң түгел… Читать полностью










