Җырлы-моңлы гомер юлы

dS-Kdiw0UMI3fHLWmY3g6wMEgx0DFR-7N8C2CNVzcWgEtUEZqBhr6GUxlBcfPQDt44sTKy9wIa50Vlu3KFNX7YO85 февральдә Искәндәр Әхмәтов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шул уңайдан Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысына кардәшләре һәм Татарстандагы иҗатташ дуслары зур бәйрәм ясарга җыеналар. Без дә, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, бу вакыйгадан читтә кала алмыйбыз, әлбәттә. Ни дисәң дә, бер даирәдә кайныйбыз – татар телебезне һәм мәдәниятебезне саклау, халкыбызның милли аңын күтәрү, агарту эшләре белән шөгыльләнәбез. Кызганычка, илле ел гомерен шушы ансамбльдә җырлап, халкыбызга бәйрәм ясап йөргән Искәндәребез турында газетабызда бер генә зур мәкалә дә чыкмаган, ләбаса! Аллаһыга шөкер, хатабызны төзәтергә әле соң түгел…

- Искәндәр, син ансамбльгә ничегрәк килеп эләктең соң әле?

— “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән мин 1970 елда, инде җиткән егет булып килгәндә танышкан идем. Алар бит беренче программалары белән безнең авылга – Туплигә килгәннәр иде. Минем өчен бу концерт бик зур тамаша һәм могҗиза булды, чөнки үзем дә татар моңына мөкиббән егет идем. Ул заманда каладан килгән артистлар татар концертлары күрсәтеп бик кинәндермиләр иде әле. Шуңа күрә татар халык җырларын авыл халкы үзе бик яратып, оста итеп җырлый иде.

Без гаиләдә җиде бала үстек – дүрт бертуган абыем һәм ике апам, әтием һәм әнием бик матур җырлыйлар, әтием бик оста итеп гармунда да уйный иде. Мин дә мәктәпкә укырга кергәндә үк гармунда уйный идем инде. Җиткән кызлар булган апаларым мине үзләре белән кич утырырга алып барып, кулыма гармун тоттыралар да кул эшләре эшләгән арада җырлашып утыралар. Соңрак алар янына егетләр дә җыела. Шулай, мин уйнаган көйләргә җырлап-биеп күңел ачалар иде.

Хәтерлим, мин әле мәктәпкә дә кермәгән шкет идем. Шәһәрдә эшли башлаган апаларым авылга ялга кайттылар, берсе яңа җыр өйрәнгән. Бала мие барысын да тиз сеңдерә бит, мин бу матур көйне шунда ук отып алдым. Икенче атнада авылга кайткач, сорыйлар болар:

— Искәндәр, үткән атнада җырлаган яңа җырыбызның көе ничегрәк иде, хәтерләмисеңме?
— Биш тиен акча бирсәгез, җырлап та бирәм! — дим.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 4нче санында укый аласыз.

dS-Kdiw0UMI3fHLWmY3g6wMEgx0DFR-7N8C2CNVzcWgEtUEZqBhr6GUxlBcfPQDt44sTKy9wIa50Vlu3KFNX7YO8n_qSdqMcnb4AsgwmHp-2T1BbGA5RbEvqmdTolLcw9S7TsG5XBY9m2oTKvA6us03PTFHRo8XWUieIydtIYfy6lnwS

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 778

Комментирование запрещено