Рамильнең соңгы сәфәре

fR37ZkBGiX2D1f15QriAMyo1TO9apLCLFcGVOHWMtc5vojStGdWJ2eXYHm27Gbr4ijMiYomOOSc8tLgFSK0yVyWDСугыштан соң авыр еллар килде: эшләсәң дә хезмәт көннәре генә язылды. Яшьләрнең күбесе төрле якларга эшкә китәргә мәҗбүр булды. Минем язманың геройлары да шундыйлардан:  Галимҗан абый Вәлиев белән Сәлимә апа  кушылып,  Яңа Ярмәктән китеп, Марый якларына  урнаштылар. Эш тә табылды, торырга урын да бар иде.

Сәлимә апаның апасы озактан шунда яши иде һәм яшьләргә һәрьяклап ярдәм итте. Шулай итеп, күп кыенлыкларга карамастан, яшьләр матур гына яшәп киттеләр. Тормышларын тулыландырып, балалары дөньяга аваз салдылар. Көннәр үтә барды.

Сулар да бертөрле генә акмый: бер карасаң — дулкынланып, бер карасаң — тын гына челтерәп. Тормыш та шулай — бигрәк тә чит-ят җирләрдә. Галимҗан абый эшләгән урында кыскартуга эләкте. Эшсез калу җиңел булмады. Гаилә өчен яшәү — төп мәсьәлә. Галимҗан абый эш эзләгәндә күңеленә туры килгәнен таба алмады, әмма иптәшләре табылды, көн саен бер бәйрәм кебек булды. Эшкә китсә дә, айнык кайта тормады, һәм гаилә таркалды.

Шул вакытта Сәлимә апаның әнисе Бәдернисә әбидән «кайтыгыз» дигән хатлар агылып килде. Бәдернисә әби олыгаеп киткән, йөрүе кыенлаша иде. Ахырда Сәлимә апа белән Рамиль улы туган авылга кайттылар, һәм анда яңа тормыш башланды.

Бу — 1990нчы еллар, дөнья асты-өстенә килгән чаклар. Үз илеңдә эше дә табыла, тыныч та. Туган илгә, туган авылга кайткач, ничек рәхәт булуын әйтеп бетереп булмый: күңел көч-куәт ала.

Рамиль үсеп җиткән егет иде. Колхоздан белешмә алып, районыбыз үзәге Кләүледә токарьлыкка укып кайтты. Кулыннан бар да килә: нинди генә эшкә тотынса да булдыра иде. Рамиль үзлегеннән сварка эшләренә дә өйрәнде. Чишмә төзекләндергәндә ул иң оста булышчы булды: беседкаларны төзеде, үз аппараты белән матур итеп эшләде.

Әкренләп тормышка җайлашып, тормыш иптәше белән үзләренә җылы-юанычлы тормыш корып яшәделәр. Беркөнне Рамиль: «Мин дә илгә файда китерәм», —  дип, СВОга китте — үзе теләп.

Отпускага кайткан вакытта без чишмә буенда бәйрәмгә әзерләндек, басмачалар ясап йөрдек. Рамиль тиз генә кайтты да, мрамор ташлар алып килде: «садакадан булсын», — диде. Бәйрәм көнендә дә ул авылда иде, чарага килде. Аңа рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләр бирдек. Озак уйлап тормыйча тагын китте, һәм шул китүеннән берничә ай үткәч, гаиләсенә кайгылы хәбәр килде:  «Рамиль Вәлиев батырларча һәлак булган».

Авылда Рамильне соңгы юлга озату оештырылды. Халык агылды: ничек инде килмисен ди — ул бит безнең ил өчен, безнең тынычлык өчен үз гомерен биргән. Батырларны онытырга хак юк. Уңган-булган егетебезнең яткан урыны йомшак булсын, авыр туфраклары җиңел булсын. Искә алулар дога булсын. Амин.

fR37ZkBGiX2D1f15QriAMyo1TO9apLCLFcGVOHWMtc5vojStGdWJ2eXYHm27Gbr4ijMiYomOOSc8tLgFSK0yVyWDGeXxi_8mQMe8ABLchO5PmJ3MQVa7LELdo8ANvF2VKeWEXXZR47XCVxASLmP73kSJg6MhLoPaSCk1i3Ff9n0W50WD

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.





 

Просмотров: 814

Комментирование запрещено