Узган җомга кичендә халык танылган артист Марат Яруллинның “Кыланчык” исемле яңа программасын карарга җыелды.
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Актүк авылында дөньяга килгән Марат иҗади гаиләдә үскән һәм инде өч яшеннән конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый торган булган.
Бүгенге көндә Яруллин – театр һәм кино актеры, җырчы, алып баручы һәм модель. Ул Мәскәү дәүләт мәдәният институтының актер-режиссерлык факультетын тәмамлаган. Башта егет “L-Gance” төркемендә катнашкан, ә аннары үзе генә җырлый башлаган. 2008 елда халыкара “Роза ветров” конкурсында җиңүче дип табылган. 2014 елда “Татар моңы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булган. 2017 елда җырчы беренче альбомын чыгарган һәм клиплар төшерә башлаган.
Милләттәшебезнең актерлык осталыгын күрергә теләүчеләр исә “После школы”, “Мафия: Игра на выживание”, “Счастья! Здоровья!” фильмнарын карый алалар. Ул шулай ук “Русалочка”, “Три колдуньи и Наргиз”, “Маугли” мюзиклларында, “Турандот” һәм “Россия” театрлары куйган спектакльләрдә уйнаган.
Шат күңелле, дәртле Маратның концерты да шундый ук ялкынлы булды. Тамашачылар аның җырларына рәхәтләнеп биеделәр.
Артист җырларга гына түгел, аралашырга да бик ярата. Моңлы җырлар, дәртле биюләр аралаш ул балачагы, әти-әнисе турында сөйләде.
Хейтерлар темасын да читләп үтмәде Яруллин. Аның яңа программасы юкка гына “Кыланчык” дип исемләнмәгән. Социаль челтәрләрдә берәү Маратны кыланчык дип атаган. Шулай ук җырчы хейтерлар тарафыннан язылган башка нәрсәләрне дә яшермәде – кемгәдер ул үзе, кемгәдер аның иҗаты ошамый икән. Бу инде артистның тәнкыйтьләргә тыныч каравын, аларны белдерүчеләргә карата ачу тотмавын күрсәтә. Алай гына да түгел, акыллы егет буларак, ул әлеге хейтларны үз файдасына куллана, ягъни алар медиакырда аның коралына әйләнә! Менә бит әле берсе Маратны кыланчык дип атап, аңа үз программасын шулай дип атарга идея биргән.
Җырчы үзе дә бу турыда: “Һәрбер артистның хейтерлары бар. Мин моны уңай кабул итәм. Һәр кешенең үз фикере бар һәм ул аны яңгыратырга хаклы. Мин аларга бары тик игелек телим, бәхетле булсыннар”, — дип сөйли.
Хәзерге вакытта Марат Яруллин Россиянең төрле шәһәрләре буйлап гастрольләр белән йөри. Күпләр социаль челтәрләрдә аның яңа программасы турында фикерләрен язалар.
Марат үзе дә еш кына сәхнә арты тормышы һәм юлдагы күңелле мизгелләре белән уртаклаша. Артистның гади, ачык, халык белән бергә булуы өчен без аны үз егетебездәй якын күрәбез. Башка кайберәүләр кебек, тәкәббер, чәнечкеле булса, әлбәттә, мөнәсәбәтебез дә башка булыр иде.
Әлеге концерт – Маратның иҗатында яңа адым, дияргә мөмкин. Ул башкаларныкына охшамаган, үзенчәлекле. Биредә инде яратылып өлгерелгән хитлар да, өр-яңа композицияләр дә яңгырады. Тере тавыш, экрандагы ви-деосурәтләр, аранжировка, хореография, җырчының мәзәкләре – бөтенесе дә искиткеч атмосфера тудырды.
Сәхнәгә артистның абыйсы Ринат Яруллин һәм энесе Динар да чыктылар. Марат халыкны туганнары белән таныштырганда да шаярмыйча калмады: “Монда төрле кешеләрнең зәвыгына туры килүче иҗади шәхесләр бар. Мәсәлән, безнең Ринат һәрвакыт костюм кигән, ә җилкәсендә баян булыр. Ул әниләребезнең һәм әби-ләребезнең күңеленә һичшиксез хуш киләчәк”, — диде.
Тамашачы, артистны бик җылы кабул итеп, аның чыгышларын көчле алкышларга күмде. Марат, үз чиратында, халыкка һәм Самарада аның концертын оештырган Флорида ханым Локмановага рәхмәтләрен җиткерде.
Яруллинның күп кенә хитларын кешеләр табын җырлары буларак башкаралар инде. Ә мондый игътибар теләсә нинди бүләкләрдән дә кыйммәтрәк, чөнки бу – халык тарафыннан танылу.
Сине яңа иҗади җимешләрең белән көтеп калабыз, безнең кыланчык!
Залия БУЛГАРСКАЯ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 953


