Самараның “Нур” мәдрәсәсендә үзенчәлекле балаларның әниләре өчен ифтар мәҗлесе узды
Барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае – ул тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә басынкылык, гамәлләрең турында уйлану чоры, үзеңне үзгәртү мөмкинлеге һәм, әлбәттә инде, игътибарга һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләргә булышу өчен тагын бер сәбәп тә. Хәер, мөселманнар һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, ә инде изге айда кылынган игелекләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын йөз тапкыр арттырып бирә.
Менә икенче ел рәттән шәһәребезнең “Ихсан” яшьләр берләшмәсе, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте ярдәме белән, Рамазанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен чаралар үткәрә. Чөнки шулай килеп чыга ки, мондый гаиләләр, дәүләт тарафыннан ярдәм алуларына карамастан, социаль яктан да, икътисадый яктан да зәгыйфь булып торалар.
Аналар бөтен көчләрен исәнлекләре чикләнгән балаларын тернәкләндерүгә һәм тәрбияләүгә бирәләр, димәк, алар кайдадыр эшли алмыйлар. Өстәвенә, мондый күп гаиләләр тулы түгел: кайбер аталар чирле нарасыйларын кабул итмиләр һәм, аларны кайгырту белән бәйле барлык кыенлыкларны хатыннары җилкәсенә салып, яңа тормыш башларга омтылалар. Һәм биредә Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в.нең: “Җәннәт аналар аягы астында”, — дигән хәдисен ничек искә төшермисең ди инде? Бу чыннан да шулай ич! Бигрәк тә инвалид балалар өчен, чөнки аларның әниләре, үз сабые хакына үз иминлеген корбан итеп, Аллаһы ризалыгына һәм җәннәткә ирешәләр бит. Ә тагын кешеләрнең инвалид балаларны үзләренә тиң җәмгыять әгъзалары буларак кабул итәргә әзер булмавы белән бәйле катлаулы әхлакый аспект бар: мондый балалар гадәти мәктәпләрдә укымый, урамда йөргән вакытта сәламәт нарасыйларның аналары еш кына үз улларын-кызларын алардан читтәрәк тотарга тырышалар, үзенчәлекле булган кечкенәләргә һәм әниләренә һәрвакыт диярлек гаепләү тулы караш ташлыйлар, ә кайчак хәтта көлемсерәләр дә.
“Нур” мәдрәсәсендә узган ифтар шушындый аналарга аз гына булса да көндәлек эшләрдән арыну, үзара аралашу, рухи ярдәм алу мөмкинлеге бирде.
Әлеге чараны оештыру буенча төп мәшәкатьләрне үз өстенә алган Алсу Зилитдинова Алсу Зилидинова әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә бу авыр сынауны җиңеп чыга алмаучыларга андый балалар бирми.
Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек»нең 8 нче санында укыгыз.

Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 446


