Күркәм холыклы гүзәл зат ул!

MgALUjdIKy1tUGRxtzX-_DT7zEqrqSJUf3znAgyqr_rBvnGTcsNMOZVDfDcjGFRA-32LGfOMdIY79Gs6i1_JDRaQКамышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче ачык йөзле, мөлаем Әлфия ханым Баһаутдинованы өлкәбез татарлары арасында күпләр беләдер. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде, бүгенге көндә атаклы “Ак каен” ансамблебез эшчәнлегендә актив катнаша, бик матур җырлый, бии, сүзгә оста буларак, төрле бәйрәмнәрне, чараларны алып бара.

Әйтергә кирәк, милләттәшебез үз вакытында Иске Ярмәккә Татарстаннан килеп урнашкан. Авылны шулкадәр үз итте, халкын якын күрде ул, чит-ят түгел, ә биредә туып-үскән кеше кебек инде менә!

Безнең балалар Яңа Ярмәктә сигезенче класска кадәр укыдылар, ә инде 9 сыйныфтан күршедәге Иске Ярмәк авылына йөреп белем алдылар. Әлфия ханым олы кызымның сыйныф җитәкчесе иде. Укучыларын шулкадәр яратты ул, барысын да тигез күрде. Балалар да аны бик хөрмәт итеп, тырышып укыдылар.

Әлфия апаның язмышына күз салам да, ул шулкадәр авырлыкларны ничекләр җиңеп чыкты икән дип гаҗәпләнәм! Әйе, тормышта күп сынаулар аша үтәргә туры килгән шул аңа. Башта ире белән аерылу газапларын кичерә ул. Халык юкка гына: “Ир бирмәк – җан бирмәк”, — дип әйтмәгән инде. Берүзенә кызы Гөлназны тәрбияләргә дә ансат булмый, билгеле. Тик авызында кара кан булса да, төкерми, ятларга сер бирми Әлфия ханым, елмаеп, кешеләргә ачык йөз күрсәтеп яши.

Менә кызы үсеп буйга җитә, белем ала, тормышлы да була. Бер дигән егет белән матур гомер кичерә ул. Гаиләне тулыландырып, мәхәббәт җимешләре туа. Әлфия апа, Аллаһыга шөкер, барысы да яхшы дип, куанып бетә алмый.

Әмма алда аны тагын да ачырак сынаулар көткән була. Газиз кызы чирләп китә һәм якты дөнья белән хушлаша… Бала хәсрәтенә ничек түзгәндер Әлфия ханым. Йөрәк парәңне җир куенына илтеп сал инде!

Мәкаләнең дәвамын «Бердәмлек»нең 7 нче март санында укыгыз.

MgALUjdIKy1tUGRxtzX-_DT7zEqrqSJUf3znAgyqr_rBvnGTcsNMOZVDfDcjGFRA-32LGfOMdIY79Gs6i1_JDRaQ

 Рузалия ГАФУРОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 591

Комментирование запрещено