Самараның башкорт ансамбле бәйгеләрдә үз осталыгын раслады
2026 елда Самара шәһәренең «Ләйсән» халык башкорт бию ансамбленең өлкән төркеме Башкортостанда үткәрелеп килгән «Байык» («Баик») республика конкурсында катнашырга карар кылды.
Башкорт биюен башкаручылар бәйгесе берничә этаптан тора һәм ел дәвамында телевизион конкурс (студия язмасы) рәвешендә уза.
Чара Башкортостан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм «Башкортостан» телерадиотапшырулар компаниясе акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырыла.
Сайлап алу турын узгач, 22 февральдә безнең ансамбль Уфа шәһәрендә «Байык» бәйгесенең 1 нче турында катнашты. Уңышлы чыгыш ясап һәм югары баллар җыеп, 2 нче турга да үттек.
Әйтергә кирәк, менә инде 22 ел дәвамында башкорт халкының уникаль традицияләрен, мәдәниятен саклап килүче, бик күп талантлар тәрбияләгән «Ләйсән» ансамбле төбәгебезне лаеклы тәкъдим итте. Шундый матур конкурсны оештыручыларга, җылы сүзләр әйткән, үгет-нәсыйхәтләрен биргән хөрмәтле жюри әгъзаларына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Гомумән, безнең коллективыбыз даими рәвештә төрле чараларда чыгыш ясый. Менә әле 15 мартта да шәһәребезнең «Металлург» мәдәният сараенда үткән Халыкара «Халык чыганаклары» бәйгесендә катнаштык. Иҗат конкурсында талантлы артистларыбыз искиткеч осталык күрсәттеләр! Алар, өч бию тәкъдим итеп, призлы урыннар алдылар. Кече төркем балалары «Шатлык» биюе өчен – 1 нче, уртанчы төркем «Җиләккә барам» биюе өчен 2 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар, ә өлкән төркем «Гөлкәй» биюе өчен Гран-прига лаек булды.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 21 март санында укыгыз.

Рәүдә ШӘЙМӘРДАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 431


